Казанда студентлар клублары милли лигасының бөтенроссия слеты ачылды

21 сентябрьдә Казанда студентлар клублары милли лигасының бөтенроссия слетын ачу тантанасы булды.  Казанга 80 төбәктән 1000 катнашучы – 700 студент, 200 волонтер, 100 оештыручы һәм экспертлар килде.

21–27 сентябрьдә Казанда студентлар клублары милли лигасының бөтенроссия слеты уза. Ул бөтен Россиядән 700гә якын катнашучыны – югары һәм урта махсус  белем бирү учреждениеләре студентларын, студентлар клублары әгъзаларын һәм җитәкчеләрен, социаль проектлар авторларын берләштерде. Шулай ук Казанга 200 волонтер, 100 оештыручы һәм эксперт килде. Россиянең 100дән артык югары уку йорты базасында  мәйданчыклар һәм чараның онлайн-форматы эшләячәк. Проектның максаты – Россиядә студентлар клуб хәрәкәтләренең хезмәттәшлеге өчен мохит булдыру.

–  Әле күптән түгел генә форум Милли студентлар клубларының бөтенроссия слеты статусын алган иде, быел инде бөтенроссия студентлар форумы масштабына кадәр үсте. Хәзер форум өч форматта эшли: Казанда милли-мәдәни автономия слеты, онлайн слет һәм Россия университетлары базасында 100гә якын мәйданчык. Форум «Мәгариф» илкүләм проекты кысасында үткәрелә,  – диде форум директоры Диләфрүз Рәҗәбова.

Слет ачылышы белән барлык катнашучыларны «Ресурс яшьләр үзәге» федераль дәүләт автоном учреждениесе директоры Алексей Любцов котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү хатын укыды.

–  Россия уңышка ирешә торган инициативалы яшьләре белән дан тота. Сезнең сәләтегез һәм яңача карашыгыз, энергиягез  ил  үсеше, бурычларны хәл итү өчен кирәк. Бөтенроссия студентлар форумын уздыру – зур, күпкырлы эшчәнлекнең бер өлеше,  – диелә хатта.

Чарада катнашучыларны шулай ук Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов сәламләде:

–  Безгә бөтен илдән – Россиянең 80 төбәгеннән мең кеше килде. Аларның күбесе Татарстанда беренче тапкыр. Безнең өчен бу форум – төрле төбәкләрдән килгән актив студентларны Татарстан һәм Казан белән таныштыру, аларның иҗади һәм профессиональ үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру.

Елизавета Коротенко Белгород дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында укый. Казанга ул беренче тапкыр килгән.

– Әлеге форумны түземсезлек белән көтем алдым. Беренче чиратта, монда мин тәҗрибә һәм белем алырга телим. Шулай ук форумнан файдалы  мастер-класслар, фикердәшләр белән аралашу мөмкинлеген көтәм, – диде ул.

Смоленскидан Никита Городничев исә әлеге форумда инде икенче тапкыр катнаша.

– Узган ел барысы да бик ошаган иде: команда, фикер алышу өчен кызыклы темалар, тәҗрибәле спикерлар. Быел янәдән килдем, чөнки бу, чыннан да, зур тәҗрибә һәм үзеңне күрсәтү мөмкинлеге.

Слет кысасында бөтенроссия яшьләр проекты конкурсы узачак. Катнашучылар «Студентлар инициативасы», «Социаль лифтларны үстерү», «Иҗади яшьләр инициативалары», «Патриотик тәрбия», «Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм», «Яшьләр мохитендә тискәре күренешләрне профилактикалау һәм милләтара хезмәттәшлек», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинацияләрендә студентлар клубларын үстерүгә 500 мең сумга кадәр акча ота алачак.

                                                                                           Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү