Казанда “Үзенчәлекле караш. Төбәкләр” социаль театрының форум-фестивале башланды

25-28 мартта Татарстан Милли Китапханәсендә “Үзенчәлекле караш. Төбәкләр” социаль театрының форум-фестивале узачак. Фестивальдә үз спектакльләрен ишетү һәм күрү сәләте, хәрәкәт инвалидлыгы, аутистик спектры какшаган кешеләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр тәкъдим итәчәк.

— Безнең өчен социаль театр — ул эшебезнең аерылгысыз өлеше. Безгә инклюзия белән дә, социаль театр белән дә эшләү кызык. Әлеге проект — шәһәрнең мәдәни киңлеген үзгәртә торган проект. “Үзенчәлекле караш” форум-фестивале Казанда заманча сәнгать өчен тагын бер үсеш ноктасы булыр дип ышанам,- диде фестивальнең продюсеры, “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм итү фондын гамәлгә куючы, режиссер Диана Сәфәрова.

“Үзенчәлекле караш. Төбәкләр” форумының максаты – динамик инклюзив җәмгыятьне формалаштыручы көч буларак төбәктәге һөнәри җәмәгатьчелекне һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерү. Форум-фестиваль төбәкләрдәге социаль театрының ничек үсүен һәм катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләр һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында оештырылган спектакльләрнең нинди сәнгать дәрәҗәсенә ирешә алуын күрсәтәчәк. Оештыручылар шулай ук фестиваль регионда иҗади хезмәттәшлекне үстерүгә, социаль һәм инклюзив сәнгать белән шөгыльләнүче коллективларның һөнәри дәрәҗәсен арттыруга өлеш кертер дип өметләнә.

— Без сәләтләрне ачарга мөмкинлек бирә торган мохит тудырырга тиеш. Социаль проектларны аерым кешеләр өчен проектлар буларак кабул итәргә түгел, аларны талант позициясеннән карарга кирәк. Бу инвалидларга һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә генә кагылмый, бу — гомуми культура мәсьәләсе, — диде Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова.

Быел фестиваль программасына Идел буе федераль округы шәһәрләрендә оештырылган җиде спектакль һәм биш дисциплинарара проект керәчәк. Шулай ук, социомәдәни инклюзия белгечләре өчен белем бирү программасы да планлаштырылган.

Идел буе федераль округы һәм Казан шәһәре фестиваль-форумны уздыру өчен очраклы гына сайланмаган. Бу хакта «Сәнгать, фән һәм спорт» фондының «Үзенчәлекле караш” программасы җитәкчесе Ксения Дмитриева әйтте. «Казан шәһәре һәм гомумән Идел буе федераль округы — хәзерге вакытта “Үзенчәлекле караш” хәйрия программасы белән иң актив эшләүче округларның берсе. Безгә һәм безнең партнерлар өчен җәмәгатьчелектә дустанә мөнәсәбәтләрне, инклюзия, уңайлы мохит һәм социаль театрны үстерү кыйммәтләрен аңлау мөһим», — диде ул.

“Үзенчәлекле караш” форум-фестивале 2019 елдан башлап оештырылып килә. Аның мәйданчыклары булып Россия һәм Мәскәү федераль округлары тора. Фестиваль нәтиҗәсе буенча экспертлар тарафыннан бер эш сайлап алыначак, ул проектның федераль этабында – “Үзенчәлекле караш” социаль театрының II форум-фестивалендә катнашачак. Чараны уздыру көз көне Мәскәүдә планлаштырылган.
Фестивальне “Үзенчәлекле караш” начар күрүче кешеләргә ярдәм итү программасы кысасында Алишер Усмановның “Сәнгать, фән һәм спорт” Хәйрия фонды, “Инклюзион” иҗади проектларны гамәлгә ашыру үзәге, “Живой город” фонды һәм “Со-единение” күрү сәләте начар булган кешеләргә ярдәм фонды оештыра.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү