XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале ниләр белән истә калды?

«Татарстан киносын үстерүе белән кадерле». Һәр мөселман кинофестивале саен әйтелә торган сүзләр бу. Премьералар күрсәтелде, милли кино индустриясе турында фикер алышынды, фильмнар бәяләнде һәм җиңүчеләр ачыкланды. XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале ниләр белән истә калды, нәтиҗәләр нинди? Куелган максатларга ирешә алдылармы? 

Фестивальнең оештыру комитеты рәисе, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев ябылу тантанасында һәркемгә уртак хезмәт өчен зур рәхмәтен җиткерде.

– Казанда халыкара мөселман киносы кинофестивален уздыру Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертә. XIX фестиваль белән без мөселман дөньясы һәм Россия мөнәсәбәтләре нигезенә тагын бер кирпеч салдык, – диде Васил Шәйхразыев. – Инде егерменче кинофестивальгә дә планнар төзи башладык. Жюри әгъзалары фестивальнең елдан-ел уңышлырак булсын өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген киңәш итте.

Мөселман киносы фестивале безгә Татарстан киносын үстерүе белән кадерле һәм әһәмиятле. Монысы Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикере.
– Без еш кына фестивальләрнең ни өчен кирәклеге турында уйланабыз. Бу режиссерларның яки түрәләрнең мактану ярминкәсе яки аралашу өчен мәйданчык кына түгел. Фестиваль – беренче чиратта бу җирлектә туган кино өчен мәктәп. Якын елларда Татарстан милли киносын үсеш көтә дип чын күңелдән ышанам. Моның өчен тәҗрибә, белем тупланган инде. XIX фестиваль ул – зур тәҗрибә, – дип сөйләде министр ябылу тантанасында.

Россия кинематографистлары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров та татар киносы киләчәгенә зур өметләр баглый:
– Татарстан киносы юктан гына барлыкка килмәде. Аның үткәне, бүгенгесе һәм зур киләчәге бар. Бездә яшьләр бик күп. Яңа дулкын, киләчәккә зур өмет бар, – диде ул журналистларга.

Быелгы фестивальдә 21 илдән 52 кинокартина тәкъдим ителде. Биш көн дәвамында кинотеатрларда 100ләп фильм күрсәтелде. Иң куандырганы: соңгы берничә елдан аермалы буларак, быел үзебездә төшерелгән фильмнар тагын да күбрәк булды. Төп конкурстан тыш, фестивальнең «Милли конкурс» программасында 12 фильм тәкъдим ителде.

Фестивальдә тәкъдим ителгән фильмнарны, гадәттәгечә, төрле илләрдән танылган кино тәнкыйтьчеләре һәм режиссерлар бәяләде. Алар арасында Согуд Гарәбстаны, Төркия, Кытай, Грузия, Азәрбайҗан, Тунис белгечләре бар иде. Жюри рәисе – танылган Сенегал режиссеры Мусса Туре. Ул фестивальне оештыру дәрәҗәсен һәм фильмнарны югары бәяләде.
– Татар фильмнарында мин азмы-күпме үземне таптым. Безнең мәдәниятләрдә, чыннан да, уртаклыклар бик күп. Җиңүче фильмга килгәндә, ул безне сәяхәткә алып кереп китте. Мәдәниятне, кешелеклелекне, бала мәхәббәтен һәм сүзләрнең күпмәгънәлелеген аңларга ярдәм итте, – диде жюри рәисе.

Кинофорумга нәтиҗә ясап, Мусса Туре Татарстанда фильм төшерү турында уйлавын да әйтте:

– Бу эшне башкара алырлык кешеләрне эзлим. Бәлки, бу ак һәм кара ислам арасындагы охшашлык турында фильм булыр, – диде Сенегал режиссеры.

Мөселман киносы фестивале кино «йолдыз»ларыннан башка узмый. Быел да танылган шәхесләр күп килде. Төп кунак исә танылган серб кинорежиссеры Әмир Кустурица булды.

«Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендә икенче ел рәттән Иран фильмы җиңде һәм төп призны алды. «Без предварительной договоренности» кинокартинасының режиссеры – Бехруз Шоайби.

Казан мөселман киносы фестиваленең унтугызынчысы узды. Милли кино үсешенә дәрт һәм көч өстәде. Яңа фильмнар бар икән, хәрәкәт, үсеш тә бар дигән сүз бит. Хәзер инде зур түземсезлек белән егерменче фестивальне көтәбез.

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре

Татарстан Рәисенең «Кино сәнгатендә гуманизм идеяләре өчен» махсус бүләге – «Несчастный жених» (Үзбәкстан, реж. – Хуснора Розматова);
«Тамашачы мәхәббәте» бүләге – «823 нче километр» (Татарстан, реж. – Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров);
Жюри әгъзаларының махсус бүләге – «Последние почтальоны» (Ирак, реж. – Саад Аль-Эссами);
«Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» – «Паралимпиец» (Казахстан, реж. – Алдияр Байракимов);
«Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призы» – «Чечня и мир» (Россия, реж. – Дмитрий Семибратов);

«Кинематографка беренче адым өчен» (Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе дипломы) – Алиджон Джалилов;

NETPAC (Азия киносын үстерү челтәре) бүләге – «Ада» (Россия, реж. – Станислав Светлов);

Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләге – «Юллар чатында» (реж. – Нурания Җамали);
«Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы актеры» – Ваггелио Андреаки («Достоинство» (Греция), реж. – Димитрис Кацимирис);
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле» – Пега Ахангарани («Без предварительной договоренности» (Иран), реж. – Бехруз Шоайби);
«Иң яхшы тулы метражлы фильм сценарие» – «Фортуна» (Таҗикстан, реж. – Мөхетдин Мөзаффар). Бәхтиер Кәримов һәм Мөхетдин Мөзаффар;
«Тулы метражлы фильмда иң яхшы оператор эше» – Павел Медведев («Ада», Россия);
«Тулы метражлы иң яхшы нәфис фильм режиссеры» – Маянгламбам Роми Мейтеи («Наш дом», Һиндстан);
«Иң яхшы кыска метражлы фильм» – «Бебия, Бабуа, Анзорик, Я и мама» (Россия, реж. – Раул Гәйдәров);

«Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм» – «Душа природы. Бакди» (Алжир, реж. – Салах Буфелла);
«Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм» – «Беглецы» (Россия, реж. – Юлия Бобкова);
«Иң яхшы милли фильм» – «Мишка» (реж. – Юлия Захарова);

«Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» – «Мой народ – татары. Код успеха» (реж. – Олег Кондрашов);
«Иң яхшы документаль милли фильм» – «Хәситә: Татарстан легендалары» (реж. – Ләйлә Сәлахетдинова);

«Балалар өчен иң яхшы милли фильм» – «Әлдермештән Әлмәндәр» (реж. – Сергей Киатров).

Ләйсән Сафина

 

 

 


Фикер өстәү