Батыр егет үстергән ана: «Улымны үгетләп карадым, әмма ахыр чиктә бу теләгенә каршы килмәдем»

Улым белән горурланам! Батыр егет үстергән Венера Мөбарәкшина улының Казан танк училищесына укырга керүенә әнә шулай сөенә дә, шул ук вакытта борчылуын да яшерми.

– Улымны үгетләп карадым, әмма ахыр чиктә бу теләгенә каршы килмәдем. Мин аның белән  горурланам. Мин үзем дә хәрбиләр гаиләсендә тәрбияләнеп үстем, хәрби частьта дөньяга килдем. Мөгаен, бу кан белән күчәдер. Улым Альберт инде икенче сыйныфта укыганда ук җитди карарга килде. Сәгать алтыда торып, өч чакрым йөгерә, мин шулай армиягә әзерләнәм, ди иде, – ди Венера ханым, күз яшьләрен сөртеп.

Шимбә көнне Альберт җаваплы юлны сайлаган иптәшләре белән бергә хәрби ант бирде. Кыю егетләрне котларга якыннары, туганнары, дин әһелләре җыелган иде. Казанның танк училищесында узган тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Парламент Рәисе бу вакыйганы курсантлар тормышындагы иң мөһим мизгелләрнең берсе дип атады.

– Хәрби ант бирү – Ватанга тугры булырга тантаналы рәвештә ант итү ул. Сезгә хәрби фәнне, техника һәм коралларны өйрәнү, армиянең Ватанны саклауга әзерлеген тәэмин итү буенча зур җаваплылык йөкләнә, – диде ул, егетләрне котлап.

Фәрит Мөхәммәтшин танк гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, илнең Төньяк Кавказда хәрби бурыч үтәгәндә, махсус хәрби операциядә зур батырлык күрсәтүен дә искәртте.

– Хәзерге Ватанны саклаучылар электән килгән традицияләрне лаеклы рәвештә дәвам итә, илнең оборона мөмкинлекләрен ныгытуга зур өлеш кертә, – диде парламент Рәисе. – Уку барышында курсантлар хәрби белем генә алып калмый, үзендә Россия офицерына хас сыйфатларны да булдыра. Сез танк училищесында урнашкан күркәм традицияләрне лаеклы рәвештә дәвам итәрсез дип өметләнәм.

Казан хәрби танк училищесының тарихы, дөрестән дә, бик бай. Горурланып сөйләрлек уңышлары да байтак. Биредә белем алып чыккан 70 егет – Советлар Союзы Герое, дүртесе – Социалистик Хезмәт Герое, 15е – Россия Герое дигән дәрәҗәле исемгә лаек булган. Әлеге уку йортын тәмамлаган 250 егет исә генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән.

 Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү