Каным жәл түгел сиңа!

Йөрәк эше бу! Донорларның кайсы белән генә сөйләшмә, шул сүзне ишетәсең. Казанда яшәүче «Мактаулы донор» – 33 яшьлек Екатерина Фролова да, кан тапшырырга бәйрәмгә килгәндәй барам, ди. 1990 елларда әтисе дә донор булган. Андыйлар Татарстанда 70 мең кеше. Араларында үз гомерендә 80 литрга якын кан тапшыручылар да бар.

Екатерина бу көннәрдә кабат кан биреп кайткан. «Республика кан үзәгендәге хезмәткәрләр белән туганлашып беттек бугай инде. Баштарак кан биргән булсам, соңгы арада күбрәк плазма тапшырам», – ди ул. Екатерина 2007  елдан бирле донор исемен йөртә. Шул вакыт эчендә ул 100 тапкырдан артык кан тапшырган. «Беренче тапкыр кан биргәндә миңа 19 яшь иде. Казан авиация институтында укып йөргән чак. Кан бирдем дә шул ук көнне зачет тапшырырга киттем. Зачетны бирә алмадым, аның каравы донор булдым. Киләчәктә дә көчемнән килгәнчә кешеләргә ярдәм итәсем килә», – ди Екатерина.

Чаллыда яшәүче Ирек Шиһапов та студент бусагасыннан бирле – донор. Ике ел элек «Мактаулы донор» исеменә лаек булган егет 2007 елдан башлап 53 тапкыр кан һәм плазма тапшырган. «Кызык өчен генә исәпләп караган идем, шул чорда якынча 30 литр кан биргәнмен икән. Кан тапшыру – җаваплы эш. Аны бирер алдыннан диета тотам. Майлы, авыр үзләштерелә торган ризык ашаудан тыелып торырга кирәк. Физик күнегүләр дә ясарга ярамый. Кан тапшырырга бер тәүлек кала бик күп су эчәм. Юкса, кан тапшыру авыррак. Ач карынга да барырга ярамый. Кан тапшырасы көнне җиңелчә генә ботка яки йомырка тәбәсе ашап китәм», – ди атказанган донор.

Кан тапшыру – организм өчен  файдалы дигән сүзләрнең дөреслегенә дә инанган Ирек. «Кан тапшыргач, организмга яңа көч, энергия өстәлгәндәй була. Кан чистара, организм ныгый. Авыруларга да сирәк бирешә башлыйсың. Соңгы елларда бер тапкыр да грипп белән авырганым юк. Ютәл, борынга томау төшүнең дә нәрсә икәнен оныттым», – ди ул.

Ир-атлар ешрак тапшыра

Республика кан үзәге баш табибы Рамил Тураев сүзләренә караганда, бүген Татарстанда 70 меңгә якын донор теркәлгән. Республикада 12 меңнән артык Россия һәм СССРның атказанган доноры исәпләнә. Араларында үз гомерендә 80 литрга якын кан тапшырган кешеләр бар. Россиянең иң яшь мактаулы доноры да Казанда яши. Аңа – 26 яшь. «Бездә сихер көченә ия булган сыеклык бар. Мин аны хәтта орган дип атыйм. Кан биргән кеше кемгә ярдәм итәчәген белми, ул – изге эш. Чын күңелдән үз сәламәтлеге белән бүлешкән мондый кешеләр каршында баш иябез», – ди баш табиб.

Ел буена Татарстанда уртача 55 тонна кан запасы әзерләнә. Бу барлык дәвалау оешмаларын кан белән тәэмин итәргә җитә. Запаска да кала. Дөнья хәлен белеп булмый бит. Иртәгесе көннең нәрсә алып киләчәген алдан фаразлыйм димә. Май башында Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗига бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанырга мәҗбүр итте. «Ул көнне биредәге халыкның күплеген күрсәгез. Бер меңнән артык кеше кан тапшырырга килде. Ничә ел эшләү дәверендә мондый хәлне беренче күрдем. Ул көннәрдә хезмәткәрләребез дә соңгы минутка кадәр эшләде», – ди Рамил Тураев.

Бу көннәрдә Республика кан үзәгендә Бөтендөнья донор көненә багышланган чаралар уза. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Закон нигезендә, 18 яше тулган, үзен яхшы хис иткән, гәүдә авырлыгы 50 килограммнан да ким булмаган сау-сәламәт һәркем донор буларак кан тапшыра ала. «Коронавирус белән авырган кеше, терелгәннән соң, донор була ала. Авырганда беркемнән кан алмыйлар. Сау-сәламәт кеше кан тапшырганнан соң да әле ул канны биш тапкыр тикшерәбез. Ярты елдан соң яңадан чакырып, донорны тикшерәбез. Шул вакытта бернинди авырулар табылмаса гына аның канын хастаханәләргә озатабыз», – ди Рамил әфәнде.

Сүз уңаеннан, Татарстандагы донорларның 70 процентын ир-атлар тәшкил итә. Аларның кан тапшыруга әзерлеге яхшырак, ди белгечләр. Хатын-кызның төрле чагы була. Йөкле, бала имезүче хатын-кызлардан кан алмыйлар. Ир-атлар елына – 5 тапкыр, хатын-кызлар 4 тапкыр кан тапшыра ала. Плазманы ешрак тапшырсаң да була. Ник дигәндә, ул бик тиз яңара. Шуңа күрә аны ике атнадан кабат тапшырсаң да зыян юк. Кан тапшырганнан соң исә эритроцитлар 3–4 атна эчендә генә яңара. Шуңа күрә аннан соң донор ике айлап ял итәргә тиеш. Тромбоцитлар исә адреслы рәвештә генә тапшырыла. Аларның яраклылык вакыты 5–7 көн генә. «Шуңа күрә аны донорлар бик җитди очракларда гына, конкрет авыру өчен  атап тапшырып китәләр», – дип аңлаттылар безгә үзәктә.

Донор булуның нинди өстенлекләре бар?

– Россия Хезмәт кодексы нигезендә, донор кан тапшырган көнне ял итәргә мөмкин. Аннан тыш тагын бер көн өстәмә түләүле ял бирелә. Аны бер ел эчендә кулланырга кирәк.  Ялны еллык отпуск чорында ике көн рәттән алырга да мөмкин.

– Кан тапшырган кешегә туклану өчен 745 сум акча түләнә. Кан тапшыргач, белешмә язалар һәм шунда ук кассадан акча аласың. Кан бирәсеңме, плазмамы, башка компонентмы, бер үк сумма каралган.

– «Мактаулы донор» исә  һәр елны үзенә уңайлы вакытта түләүле ял алырга хокуклы. Моннан тыш ул дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау оешмаларында чиратсыз дәвалана, шифаханәләрдә дәвалану өчен, эш-уку урыныннан бирелүче ташламалы юлламаны чиратсыз алырга хокуклы. «Мактаулы донор»ларга елга бер тапкыр акча да түләнә. Аның күләме ел саен индексацияләнә. Быел ул 15109 сум 46 тиен тәшкил итә. Моннан тыш «Мактаулы донор»лар җәмәгать транспортында ташламалы бәядән йөри ала.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 


Фикер өстәү