Кан тапшыручылар кирәк: нинди өстенлекләр бирелә һәм кайда тапшырырга мөмкин?

Адәм баласының гомере кайчак кыл өстендә кала. Аны яшәтү, гомерне саклап калу табиблардан гына түгел, донорлардан да тора. Донор каны булмаса, табиб тиешле ярдәмне күрсәтә алмаска мөмкин. Операцияләр вакытында, хатын-кызлар бала тапканда, яман шеш белән авырганда һәм башка очракларда, донор канына ихтыяҗ арта.  

Соңгы араларда коронавирустан куркыпмы, әллә өйдән чыгарга ярамый дипме, медицина оешмасына барып, кан тапшырырга теләүчеләр саны азайган.  Канга һәм аның компонентларына кытлык килеп чыкмасын өчен белгечләр донор булудан баш тартмаска чакыра. Татарстандагы барлык зур шәһәрләрдә кан үзәгенең филиаллары эшли. Кан тапшыру озак вакытны алмаячак. Казанда бушлай такси хезмәте дә куланылышка керде. Заявка бирүгә артыгыздан такси килеп җитәчәк һәм сезгә бушлай хезмәт күрсәтәчәк. Аның белән Кан үзәгенә барып кайта аласыз.

Татарстанда даими кан тапшыручылар – 33 704 кеше.  Коронавирус  пандемиясе килеп чыкканнан бирле бүлекләрдә көн саен 250-300 кеше кан тапшырып китә икән. Бу көннәрдә кан плазмасына сорау зур. Коронавирустан терелгән кешеләр дә плазма тапшырырга мөмкин. COVID-19 чиреннән савыккан кешеләрдә антитәнчекләр барлыкка килә һәм шулар кешене йогышлы чирдән саклый. Әлеге чирне җиңгән кешенең кан плазмасы авыр хәлдәге авыруларны дәвалау өчен кулланылачак. Башка илләрдә, аеруча Кытайда бу алымны еш файдаланалар. Коронавирус белән авырып алган кешедән дәвалау оешмасыннан чыкканда ике төрле анализ тапшырталар. Чиргә каршы нәтиҗә тискәре булганда гына пациент тулысынча савыккан санала.  Шулай ук донорның ВИЧ-инфекция һәм В, С гепатитлары белән авырмавы, хроник чирләре булмавы мөһим.

– Бу атнада донорлар көнен билгеләп уздык. Казандагы Кан үзәгендә таксига промокод алып 36 кеше кан тапшырып китте, – ди үзәк табибәсе Елена Төхвәтуллина. – Башка көннәрдә 20дән артык кеше килә. Промокод алу өчен регистратурага (8 (843) 223 07-79) шалтыратырга кирәк.

Даими донорлар арасында студентлар шактый икән. Алар хәзер дистанцион укуда. Үзләренең студентлар отряды төркеме бар. Донорлык буенча кирәкле мәгълүматларны шунда җиткереп торалар. Кан үзәгендә каннан тыш, плазма, кан күзәнәкләре – тромбоцитлар да тапшыралар. Плазма тапшырыр өчен алдан язылалар. Тромбоцитларны дәвалану оешмасында ятучы авыр хәлдәгеләргә җибәрәләр. Даими донорлар турында мәгълүматлар базада саклана.

– Тромбоцитларны махсус аппаратларда биш көннән дә озаграк саклап булмый, – ди белгеч. – Плазмаларны туңдырып өч ел саклау мөмкинлеге бар. Канны 42 көнгә кадәр тотып була, ләкин аңа ихтыяҗ зур. Кан көн дә кирәк.

Өстенлекләр 

Елена Төхвәтуллина аңлатуынча, Россия Хезмәт кодексы буенча, донор кан тапшырган көнне ял итәргә мөмкин, аннан тыш тагын бер өстәмә түләүле ял бирелә. Аны бер ел эчендә кулланырга кирәк.  Ялны еллык отпуск чорында ике көн рәттән алырга да мөмкин.

Кан тапшырган кешегә туклану өчен 668 сум акча түләнә. Кан тапшыргач, белешмә язалар һәм шунда ук кассадан акча аласың. Кан бирәсеңме, плазмамы, башка компонентмы, бер үк сумма каралган.

Канны кайда тапшырырга?

Казан, Җиңү Проспекты.85

Чаллы, Гидротөзүчеләр ур. 19

Түбән Кама, Менделеев ур. 32 а

Әлмәт, Ленин ур. 157

Фәния Арсланова


Фикер өстәү