Укытучының балаларга җәйге каникулга биргән 15 биреме «вирус»ка әйләнде

Италиянең Фермо шәһәрендә белем бирүче Чезаре Ката исемле укытучы укучыларына җәйгә үзенчәлекле эш кушкан. 15 пункттан торган бу бирем, Интернетта тиз арада популярлык казанып, унар меңләп лайк җыйган. Аны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

  1. Һәр иртә ялгыз гына диңгез яры буйлап йөреп кайтыгыз. Суда уйнашкан кояш нурларын күзәтегез, сезне бәхетле иткән нәрсәләр турында уйлагыз.
  2. Сөйләшкәндә ел буена өйрәнгән яңа сүзләрне кулланырга тырышыгыз. Яңа сүзләрне күбрәк кулланган саен фикер сөрешегез дә үзгәрер. Яхшы уйларыгыз арткан саен иреклерәк була барырсыз.
  3. Китап укыгыз! Моны тиеш булганга гына түгел, белем арттыру, күп кенә сорауларга җавап табу өчен эшләгез. Җәй – хыялларга бирелү, маҗараларга омтылу өчен менә дигән чор. Китап уку боларның барысын да чынга ашырырга ярдәм итә.
  4. Сезгә начар тәэсир иткән әйберләрдән, вакыйга һәм кешеләрдән ерак торыгыз. Сезне ничек бар – шул килеш яраткан, сезне ярты сүздән аңлаучы дусларыгыздан илһам алыгыз.
  5. Күңелгә бераз ямансу булып китсә, ниндидер шик кереп ояласы да куркырга кирәкми. Җәй күңелдә әнә шундый каршылыклы уйлар, хис-кичерешләр дә уятырга мөмкин. Көндәлек башлап, анда көн дәвамында ниләр кичерүегезне тасвирлап барыгыз. Телисез икән, сентябрьдә аны бергәләп укып та чыгарбыз.
  6. Биегез! Беркемнән дә, бернидән дә оялырга кирәкми! Кайда телисез – шунда биегез. Җәй – үзе үк бию бит ул.
  7. Җәй буена бер тапкыр булса да таң каршылагыз. Күзләрегезне йомып, тирән итеп сулыш алыгыз да, эчтән генә тормышыгыздагы һәр мизгелгә рәхмәт укыгыз.
  8. Спорт белән шөгыльләнегез.
  9. Күңелегезгә хуш килгән кешене очратсагыз, аңа бу хакта әйтергә, хисләрегезне белгертергә курыкмагыз. Мине дөрес аңламаслар дигән уйны башыгыздан чыгарып атыгыз. Берни дә барып чыкмаган очракта да борчылырга кирәкми. Димәк, язмышыгызда шулай язылган. Хисләрегезне аңлап кабул итсәләр, димәк бу җәйне сез парыгыз белән уздырырсыз һәм бу җәй тормышыгыздагы иң бәхетле чорга әвереләчәк.
  10. Дәресләрдә язылган барлык сүзләрне тагын бер кат укып чыгыгыз. Анда язылганнар белән хәзерге вакытта тормышыгызда барган вакыйгаларның тәңгәл киләме-юкмы икәнлеген чагыштырыгыз.
  11. Кояш нурлары кебек – бәхетле, диңгез кебек ирекле булыгыз!
  12. Беркем белән дә сүзгә килмәгез! Итәгатьле һәм киң күңелле булудан да яхшысы юк.
  13. Яхшы фильмнар карагыз. Алар инглиз телендә булса, бигрәк тә әйбәт. Алар ярдәмендә, бер яктан, инглиз теленнән белемнәрегезне яхшыртсагыз, икенчедән, тоемлау һәм хыяллана белү сәләтегезне яхшыртырсыз.
  14. Җәй – могҗиза ул. Бу чорда киләчәк турында уйлау, киләчәк турында хыяллану аеруча рәхәт. Максатыгызны тормышка ашырганда кулларны салындырмас өчен көчегездән килгәннең барын да эшләгез.
  15. Яхшы кешеләр булыгыз!

 

Фото: kolobok.ua

 


Фикер өстәү