«Минем каным башка кешеләргә яшәргә булыша икән, бу мине бәхетле итә»

Кеше гомере кыл өстендә, диләр. Кайбер очракларда аны саклап калу табиблардан гына түгел, донорлардан да тора. Статистика буенча, һәр өченче кеше үз гомерендә кан салдыруга мохтаҗ.

20 апрель – Илкүләм донор көне уңаеннан йөрәк кушуы буенча кеше гомерен саклаучылар белән сөйләштек.

Латинчадан тәрҗемә иткәндә «донор» сүзе «бүләк итү» дигәнне аңлата икән. Бу очраклы  түгел, чөнки донорлар чын мәгънәсендә кешегә тормыш бүләк итә. Илебездә ел саен миллион ярымга якын кеше (көненә – дүрт мең) кан салуга мохтаҗ.

Республика кан үзәге көн саен йөзгә якын донорны кабул итә. Бу хакта үзәк табибы Елена Төхвәтуллина әйтте.
– Кан һәрчак кирәк. Плазма зарарланган кан тамырларын, бавыр авыруларын дәвалауда, кан китүне туктату, пешүләр очрагында файдаланыла. Кан катлаулы операция кичергән кешегә, бәби табучы хатын-кызга, яман шеш белән авыручыларга, юл һәлакәтенә эләккән, күп кан югалткан кешеләргә зур ярдәм бирә ала, – диде ул.

Бөтен кеше дә кан тапшыра алмый. Донор булу өчен кешенең авырлыгы 55 килограммнан кимрәк булмаска, тән температурасы 37 градустан, йөрәк тибеше минутына 50–100дән артмаска тиеш. Кан бирергә килүчегә медицина тикшерүе үткәрелә. Гомуми кан анализыннан гемоглобинны, ялкынсынулар юкмы икәнен карыйлар. Шулай ук донорның ВИЧ-инфекция һәм В, С гепатитлары белән авырмавы, хроник чирләре булмавы мөһим.

«Ул вакыттагы хис-кичерешләрем әле дә күңелемдә саклана». Беренче тапкыр кан тапшыруын «Мактаулы донор» Надежда Мөхәммәтова әнә шулай дип искә ала.

– Беренче тапкыр студент чакта төркемебез белән кан бирергә бардык. Ул вакыттагы хис-кичерешләрем әле дә күңелемдә саклана. Бераз хәлсезләндем, башым әйләнде, ләкин бу гына мине туктатып калмады. Кешеләргә ярдәм итү, үз бурычымны үтәү хисен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый, – ди ул. – Хәзер бик күп юл һәлакәтләре булып тора, катлаулы операцияләр ясала. Күп кешегә кан кирәк. Кешенең сәламәтлеге, башкаларга булышу теләге бар икән, әлбәттә, ул моны эшләргә тиеш. Минем тромбоцитларны (кан күзәнәкләре) яман шеш белән авыручыларга салган очраклар да булды. Минем каным башка кешеләргә яшәргә булыша икән, бу мине бәхетле итә. Кан тапшыру – җаваплы эш. Сыйфатлы кан бирү өчен ачык һавада күп йөрергә, файдалы тукланырга, яхшы йокларга кирәк.

Республика кан үзәге китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда даими рәвештә 33436 мең кеше кан тапшыра. Шуларның 70 проценты – ир-атлар, 30 проценты – хатын-кызлар. Кан бирүчеләр арасында күбесе – яшьләр (20 яшьтән 29 яшькә кадәр – 46 процент)

КФУ студенты, «Игелекле Татарстан – 2022» премиясе җиңүчесе, «Ел волонтеры» Аммар Хуссейн кан тапшыргач, яңа көч, энергия өстәлгәндәй була, ди.
– Мин инфекция хастаханәсендә реанимация бүлегендә эшлим. Бер юлы анемия булган хатын-кызны китерделәр. Без аңа 3 ай дәвамында 38 тапкыр кан салдырдык. Башка берәүнең гомерен саклап калу өчен үзеңнең бер өлешең белән бүлешү, бүтәннәргә яшәү мөмкинлеге бирү – бик мөһим.  Минемчә, донор булу һәр кешегә кирәк. Без яшь, безнең моның өчен барлык мөмкинлекләр бар. Булдыра алганча кешеләрнең гомерләрен саклап калырга омтылырга кирәк, – диде ул. – Кан тапшыргач, яңа көч, энергия өстәлгәндәй була. Чөнки организмда яңару процессы башлана. Кан чистара, организм ныгый. Авыруларга да сирәк бирешә башлыйсың. Моның бернинди куркынычы да юк. Кеше организмында һәрвакыт запас бар.
74 яшьлек мактаулы донор Рәйсә Сафина әле яшьлегендә, сыер савучы булып эшләгәндә кан тапшыра башлаган.

– Мин бик яшьтән донор булдым. Фермада 40 ел эшләдем. Шунда эшләгән дәвердә кан тапшырдым. Район үзәгенә барып бирә идек, авылга да килеп алганнары булды. Кан бик кирәк кешеләргә тиз генә чакыртып алганнары да булды. Авыр кичермәдем, хәлсезләнү, баш әйләнүләр булмады. Йөгерә-йөгерә эшли идек, – ди мактаулы донор. – «Мактаулы донор» исемен 1995 елда алдым. Елына бер тапкыр премия бирәләр. Бәлки, минем кан меңләгән кешенең гомерен саклап калгандыр. Мактаулы донор булуым белән горурланам.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү