Рөстәм Миңнеханов Сабан туен уздыру көне турында Указны имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел Сабан туен уздыру көне турында Указны имзалады.

Республика авыллары һәм район үзәкләрендә милли бәйрәм 10-11 июнь көннәрендә узачак. Чаллыда Сабан туен 17 июньдә бәйрәм итәчәкләр.

Казанда исә Сабан туе 24 июньгә билгеләнгән.

 


Фикер өстәү