• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «ВТ» журналистын Дубайга чакырган блогерлар аның белән очрашудан баш тарта

    «ВТ» журналистын Дубайга чакырган блогерлар аның белән очрашудан баш тарта

    Читкә китә торган барлык товарларга экспорт пошлинасы кертү файдага булырмы?

    Читкә китә торган барлык товарларга экспорт пошлинасы кертү файдага булырмы?

    «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булган 5 балалы Хәнифовлар: «Ятлар сүзен кертмибез арага»

    «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булган 5 балалы Хәнифовлар: «Ятлар сүзен кертмибез арага»

    Саклану җитми. Терлекләр, кошлар арасында кайчандыр булып онытылган авырулар баш калкыта башлаган

    Саклану җитми. Терлекләр, кошлар арасында кайчандыр булып онытылган авырулар баш калкыта башлаган

    Мәүлид бәйрәме. «Бу көнне матур итеп үткәрергә кирәк»

    Мәүлид бәйрәме. «Бу көнне матур итеп үткәрергә кирәк»

    «Архипелаг – 2023» дрон ярышларында җиңгән Булат: «Көндәшләрем миннән куркып торды»  

    «Архипелаг – 2023» дрон ярышларында җиңгән Булат: «Көндәшләрем миннән куркып торды»  

    Булачак космонавтлар – арабызда

    Булачак космонавтлар – арабызда

    «Туганыгыз авыр хәлдә…» Татарстанда мошенниклардан зыян күрүчеләр саны арта

    «Туганыгыз авыр хәлдә…» Татарстанда мошенниклардан зыян күрүчеләр саны арта

    Марат Кәбиров: «Хикәяң миңа аякка басарга ярдәм итте дип, акча күчергән»

    Марат Кәбиров: «Без Ходай биргән нәрсәләрне генә тиешенчә кадерли белмибез»

    Әтнәлеләр Камал театрында зур тамаша күрсәттеләр

    Әтнәлеләр Камал театрында зур тамаша күрсәттеләр

    Тәрбияче Айсылу Лотфуллина: «Көрәшергә түгел, файдаланырга кирәк»

    Үсеш ачкычы – галимнәрдә. Казанда Фән атнасы башланды

    Тәрбияче Айсылу Лотфуллина: «Көрәшергә түгел, файдаланырга кирәк»

    Тәрбияче Айсылу Лотфуллина: «Көрәшергә түгел, файдаланырга кирәк»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Сарымсак сортын яңарту буенча КИҢӘШ

    Сарымсак сортын яңарту буенча КИҢӘШ

    Терапевт Анастасия Яковлева: «Температураның түбәне дә, югарысы да куркыныч»

    Нинди даруларны бергә эчәргә ярамый? Табиб-терапевт киңәшләре

    Нинди даруларны бергә эчәргә ярамый? Табиб-терапевт киңәшләре

    Бакчачы Рәис Шәкүров: Бу бәрәңге сортының өстенлеге – кырау алмый, арасында чүп аз үсә

    Бакчачы Рәис Шәкүров: Бу бәрәңге сортының өстенлеге – кырау алмый, арасында чүп аз үсә

    «Кеше сүзенә карап, ишәксез калдык»…

    «Кеше сүзенә карап, ишәксез калдык»…

    Ангинадан коткара торган 4 ЫСУЛ

    Ангинадан коткара торган 4 ЫСУЛ

    Инҗир ашагыз: иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, кан басымын көйли

    Инҗир ашагыз: иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, кан басымын көйли

    Бакчачы  Морис Нәгыймов: «Сентябрь – куак утырту өчен иң шәп вакыт»

    Бакчачы  Морис Нәгыймов: «Сентябрь – куак утырту өчен иң шәп вакыт»

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Законнары (14.09.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (14.09.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (07.09.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (25.07.2023)

    ТР Законнары (21.07.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (13.07.2023)

    ТР Законнары (13.07.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (06.07.2023)

    ТР Законнары (20.06.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Халыкчан Сәламәтлек

Табиб – коронавирус турында: «Чишелмәгән табышмаклар күп әле»

- ieditor
06.02.2022
- Сәламәтлек
0
Табиб – коронавирус турында: «Чишелмәгән табышмаклар күп әле»
0
Карулар
Share on Twitter

Менә инде өченче ел коронавирус дигән сер йомгагын сүтәбез. Сорауларга җавапларны белгечләр, табиблар, галимнәр, туган-тумачалар, дус-ишләр, таныш-белешләр белән бергәләп эзлибез. Моңа карап кына алар кимеми, әлбәттә. Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, башкаланың 1 нче балалар хастаханәсе педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин белән кабат COVID-19 чире һәм аңа бәйле иң еш очрый торган сорауларны барладык, вазгыятьне бәяләдек.

Илдус Лотфуллин

– Илдус Җәүдәтович, инде шул гомер коронавирус белән бергә яшибез. Чирнең чишеп булмастай табышмаклары, белгечләр аңлап бетермәгән үзенчәлекләре дә калмагандыр инде?

– Коронавирус пандемиясе кешелек тарихына авыр бер сынау булып кереп калачак, әлбәттә. Күп кешеләр сәламәтлеген югалтты, үлүчеләр саны арта, икътисади зыян да шактый. Шулай да, һәр эшнең уңай ягы бар. Коронавирус очрагында бу уңай як – медицина фәненең алга китүе. Соңгы ике елда коронавируска бәйле рәвештә медицинаның төрле тармакларына зур кертемнәр ясалды. Биш-алты ел элек микробиология, иммунология, фармакологиянең һәм башка фәннәрнең шундый зур адымнар белән алга китәсен күз алдына китерү дә авыр иде. Медицинадан ерак торган кеше өчен бу ниндидер күзгә күренә торган нәрсә булмаса да, берничә елдан без бу алгарышның нәтиҗәләрен күрәчәкбез әле.

Әмма фән ничек кенә алга китмәсен, коронавирус сер булып кала бирә. Соңгы яңалык – «омикрон» дигән штаммның килеп чыгуы. Аны алдан фаразлап та булмый иде, булдырмау да мөмкин түгел. Әле алда тагын әллә нинди сюрпризлар булу ихтимал. Коронавирусның эволюциясе нинди юл белән дәвам итәр? Яңа штаммнар нинди булыр? Пандемия бетәрме, әллә инде бу дулкыннар гел кабатланып торырмы? Табышмаклар күп әле.

– Күпләр: «Бәлки авырып алу һәм табигый иммунитет булдыру ясалма вакцина биргән иммунитеттан яхшырак булыр», – дип тә уйлый. Бу уңайдан ни диярсез, Илдус Җәүдәтович? Инфекция кичергәнннән соң һәм прививкадан соң барлыкка килгән иммунитетның нәтиҗәлелеген берәр ничек бәяләп буламы?

– Иммунитетны болай «чын», «ясалма» дип бүлү дөрес үк түгел. Авырудан соң да, вакцинадан соң да якынча алганда бер үк механизм белән формалаша ул иммунитет. Эш бит аның нинди юл белән түгел, ә нинди бәһа белән формалашуында. Иммунитетны авырып барлыкка китерү артык кыйммәткә төшә дип уйлыйм.

«Вакцина бит ул панацея түгел», – диләр. «Панацея» ул – борынгы грек мифларында очрый торган тылсымлы әйбер. Килешәм, вакцина – панацея түгел. Медицина  ул – фән, ә фәндә тылсым була алмый!

«Ихтимал» дигән сүз бар. Вакцинация коронавирусны авыр кичерү ихтималын, хастаханәгә эләгү, ахыр чиктә үлем ихтималын киметә. Ләкин 100 процент гарантия бирми! Монда сүз статистика турында бара: күпмедер кешегә авырмаска булыша, күпмесенә – авыруны җиңел кичерергә. Кайберәүләр вакциналы килеш тә каты авырый. Сирәк очракларда гына вакцинадан зыян күрергә мөмкин. Аерым кешедә коронавирус та, вакцина да үзен төрлечә күрсәтә. Ләкин хисләр күзлегеннән түгел, фән күзлегеннән чыгып караганда, иммунитетны вакцина ярдәмендә булдыру авырып барлыкка китерүгә караганда күпкә куркынычсызрак. Вакцинологиянең төп кагыйдәсе бу: вакцина инфекциянең үзеннән күпкә җиңелрәк, күпкә куркынычсызрак булырга тиеш. Шул вакытта гына аны кулланырга ярый.

– Ревакцинация (кабат вакцина ясату. – Ред.) хакында күп сөйлибез. Ни өчен ул шул дәрәҗәдә мөһим? Һәм ни өчен кешеләр икенчесен ясатырга теләмичә генә бара?

– Хәзерге вакытта вакцинация һәм ревакцинация – коронавируска каршы көрәшүнең төп юлы. Күп илләр шушы юлдан бара. Кызганыч, бу юлда без арттарак. Үлем-китемнәр саны да моны раслый.

Вакцина коронавирусның аерым бер штаммы өчен ясала, ләкин бу штамм үзгәргәч, аның нәтиҗәлелеге тулысынча югала дигән сүз түгел. «Омикрон» моңа мисал булып тора: шушы яңа штамм килеп чыгу белән дөньяда кулланыла торган барлык вакциналарның да нәтиҗәлелеге кимеде, тик бетмәде. Ул әле дә авыруның зәһәр формаларыннан саклый.

Бездә вакцинациягә караш кискен дип әйтергә була, бу бер дә сер түгел. Коронавирус белән генә дә бәйле түгел ул, аңа кадәр чорда да вакциналарга мөнәсәбәт каршылыклы иде. Бу тенденция, COVID-19 барлыкка килүгә көчәеп, инде күзгә күренә башлады, шул гына. Зур һәм комплекслы проблема, минемчә. Аның нигезендә җәмгыятьтә бер-беребезгә ышаныч җитмәү ята.

– Шул ук вакытта пандемия чорында вакцина ясатырга ярамый да, диләр бит әле.

– Андый фаразлар вакциналар килеп чыккан вакытта гына бар иде, бу фаразлар расланмады.

– Беренче вакцинадан соң бар кешенең дә иммунитеты формалашмый, антитәнчекләре барлыкка килми. Мондый очракларда нишләргә соң?

– Әйткәнебезчә, вакцина – тылсым түгел. 100 процент нәтиҗә бирә торган вакциналар булмый! Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинадан соң антитәнчекләр күләмен күзәтеп торырга кирәк дигән киңәш бирми.

Вакцинациядән соң антитәнчекләр барлыкка килмәү, чынлап та, иммунитетның формалашмавын аңлата. Мондый очракларны табиб белән сөйләшергә кирәк. Шуны да әйтим: бездә кулланыла торган вакциналар төрле. Минемчә, фәнни яктан исбат ителгән, дөрес фәнни тикшерүләр үткәрелгән вакцина бездә бер генә, ул да булса – «Спутник». Шушы вакцинаның халыкара оешмалар тарафыннан танылырга мөмкинлеге дә бар. Калган вакциналарның фәнни нигезе шикле дип аңлыйм.

– Кайберәүләр икешәр, өчәр кат та авырый. Моны ничек аңлатырга була соң, Илдус Җәүдәтович? Иммунитет шулай тиз бетәмени ул? 

– Беренчедән, бу яңа штаммнарга бәйле. Күпләр «омикрон» штаммын йоктыра, вакцинадан яки әле яңа гына авырып алганнан соң хасил булган иммунитет авыруны җиңелрәк үткәрергә булыша гына.

Икенчедән, вирусны йоктыру яки йоктырмау иммунитеттан гына тормый. Мин үзем «дельта» штаммы белән 2021 елның августында авырдым, чир уртача авыр формада үтте, үпкәләрем 25 процентка зарарланган иде. Минем, әлбәттә, вакцинам да ясатылган, иммунитетым да бар иде…

– Менә! Ә нишләп авырдыгыз икән соң?

– Нишләп авырдыммы? Ул вакытта коронавируслы сырхаулар өчен вакытлыча госпитальдә эшләп, вирус белән бик тыгыз «элемтә»дә булганга күрә. Эш иммунитетта гына түгел. Шуңа күрә дә бит битлек, респиратор кию, социаль ара саклау, кулларны дезинфекцияләп тору кебек кагыйдәләр актуальлеген югалтмый.

– Телебездән «омикрон» сүзе төшми хәзер. Ул аеруча балалар өчен куркыныч, диләр.

– Янә башланып киткән менә шушы коронавирус дулкыны, чынлап та, яңа штамм – «омикрон» га бәйле. Моңа кадәрге штаммнар балалар өчен бик йогышлы түгел иде, шуңа да әүвәлге дулкыннарда авыручы балаларның саны 5–10 проценттан артмады. Яңа штаммның структурасы үзгәрде, ул балалар өчен дә, зурлар өчен дә бер үк дәрәҗәдә йогышлы дип әйтергә мөмкин.

«Омикрон» белән вазгыять үзгәрде дисәк тә, бу бары тик вирусның йогышлылыгына гына карый. Ә менә чирнең ничек үтүе, аның клиник картинасы үзгәрмәде дияргә була. Күп кенә балалар авыруны җинел яки уртача авыр формада үткәрә, чынлап торып каты авыручы балалар саны зур түгел.

Проблема башкада – берьюлы күп баланың авырып китүендә бит. COVID-19 белән элегрәк мондый хәл юк иде. Алдагы штаммнар аз йогышлы булганга, авыручы балалар саны да акрын гына артты. Болай итеп берьюлы күп баланың авырып китүе медицина системасында киеренкелек үсүен барлыкка китерә. Педиатрлар, педиатрия ятаклары, хастаханәләр саны чиксез түгел ич!

Мондый очракларда ата-аналарның роле арта. «Кызыл флаглар» дигән төшенчә бар. Балага әти-әни күзлегеннән карап, дөрес бәя бирү системасы бу.

Күпчелек балага табиб кирәк тә булмаска мөмкин. Коткыга бирелеп, авыру сабыйны тегендә-монда йөрткәнче, аны өйдә гап-гади мәтрүшкә чәе эчереп дәвалау дөресрәк. Ә кайбер балаларга кичекмәстән табибка күренү зарур. «Кызыл флаглар» системасы менә шуны аңларга булыша.

– Бу «кызыл флаглар»ны санап үтегез әле.

– Һәр ата-ана белеп торырга тиеш аларны. Болар: көзән җыеру (судорога), аң буталу, координация белән проблемалар башлану, баланы елатырлык дәрәҗәдә баш яисә эч авырту; 39,5тән югары, берничек тә төшми торган температура яисә өч тәүлектән артык температураның 38дән югары торуы, температураның икенче дулкын булып күтәрелүе; баланың көннән-көн хәле начараю, хәлсезлеге; су эчүдән баш тарту, су җитмәү галәмәтләре (бәдрәфкә сирәк йөрү, бәвел төсе куе сары төстә булу, исләнү, елаганда күз яше бүленеп чыкмыйча гына елау); тын кысылу, авыр итеп, сызгырып сулау; дәвамлы, туктамыйча косу яисә эч китү; тәнгә җете кызыл тимгелләр чыгу; колак, ашый алмас дәрәҗәдә тамак авырту.

 Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

Тэглар Илдус ЛотфуллинкоронавирусСәламәтлекЧулпан Гарифуллина
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

28 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

10:04

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның кайберләрен керем салымыннан азат итәргә җыеналар

09:33

Татарстан юлында аюны бәрдергәннәр (ВИДЕО)

09:01

Аксубайдан мобилизациялән егетнең әнисенә Рәхмәт хаты җибәргәннәр

08:54

Владимир Путин Гыйракта туй мәҗлесе вакытында 100 дән артыграк кешенең һәлак булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

17:01

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчелеге белән очрашкан

16:30

Татарстанда бер хатын өч баласын кыйнаган: аларны хастаханәгә озатканнар

16:24

Табигатькә салынган зыян өчен 120 миллион сум штраф түләткәннәр

15:57

Рабит Батулланың уллары аның яшьлек хыялын тормышка ашырган (ВИДЕО)

14:35

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен бер яңалык кертергә җыеналар

13:21

27 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

13:12

Журналистлар һәм сәясәтчеләрнең ишеге төбенә чучка башлары ташлап киткәннәр

13:07
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Яльчиктагы давылда зыян күргән гаилә турында: «Килен белән сабыйларның «кырыгы»н уздырдык, Ринат хастаханәдән чыкты инде»

11.09.2023

5 яшьлек Аяз турында: “Кабере әбисе белән бабасы уртасында”

08.08.2023

Гөмбәче Чулпан Әүхәдиева: «Елга 700 банка гөмбә сатам»

03.08.2023

Бер тиенсез эш башлаган Фаил Хәкимов: «Бай кызына рәхмәт!»

02.07.2023

7 кешенең гомерен өзгән янгын турында авылдашлары: «Бер мизгелдә әнисен, балаларын, абыен һәм ирен югалтты бит!»

19.06.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 11 Сен 2023 - 14:35 АнонимАнын беткэне дэ юкТатарстанда грипп һәм коронавирус инфекциясенең кайчан көчәячәген аңлатканнар
  • 7 Сен 2023 - 06:48 АнонимБик тетрәндергеч язма.Кыска хикәяләр марафоны: Табылдык
  • 1 Сен 2023 - 17:14 АнонимСүбхәнәЛлаһ,, Сүрия апа кызы!!! Иҗади уңышлар телим, сеңелем!Лилия Фәттахова: «Һәркем үз эшен эшләсен инде ул, үзенең кулыннан килгәнне»
  • 23 Авг 2023 - 23:48 АнонимУрыны җәннәттә булсын иде.ТНВ каналы алып баручысының гаиләсенә кайгы килгән
  • 21 Авг 2023 - 13:29 РусланКайчан доресен эйтэ инде алар,тем более депутатлар?!Дәүләт Думасы: Мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турындагы мәгълүмат — ялган

СОРАШТЫРУ

Сездә Сабан туе буламы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!