Татарстанда 5 ел дәвамында үги кызын көчләп яшәгән ирне 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Татарстанда яшәүче ирне 12 ел төрмә көтә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү фаразы буенча, 2016 елдан 2021 елга кадәр ир-ат исерек хәлдә 2008 елда туган үги кызына карата берничә тапкыр җенси характердагы гамәлләр кылган.

Нәтиҗәдә, Югары Ослан районында яшәүчене, ундүрт яшькә җитмәгән кызның ярдәмчесез булуыннан файдаланып мәсхәрәләгәне өчен, 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.


Фикер өстәү