Татарстанның бер авылында педофил бабай 3 ел буе күрше кызына карата бозык гамәлләр кылган

Тукай районы прокуратурасына Россия Җинаять кодексының “14 яше тулмаган балага карата җенси характердагы бозыклык гамәлләре” статьясы буенча кузгатылган җинаять эше карап тикшерүгә тапшырылган.

“Челнинские известия” язганча, бу хәл Чаллы янындагы авылда булган. Бер хатын-кыз ялгызы ике кыз үстергән. Үзе төнге сменага киткәндә, 4 яшьлек кызны әбисе карап торган. Оныгы белән ул кичләрен элек бергә эшләгән күршесенә – 70 яшьлек ялгыз ир-атка кунакка йөргән. Озак кына аралашканнан соң ир хатын-кызны кибеткә хәмер алып кайтырга җибәрә торган булган. Үзе шушы вакытта баланы бүлмәсенә алып кереп, бозыклык гамәлләрен кылган. Бу турыда беркемгә дә әйтмәскә кушып, кызга янаган.
Улы хатыны һәм баласы белән кинәт кенә яшәү урынын үзгәртү сәбәпле, педофил өендә ялгызы гына яшәгән. Яшь пар бала бүлмәсендә уенчыклар калдырып киткән. Өлкән яшьтәге ир кызны шулар белән җиңел генә кызыктырган.

Ялгыз ир 3 ел буе бала белән шундый бозыклык гамәлләре кылган. Кыз, үсә төшкәч, бу хәлне апасына сөйләгән. Апасы исә, нык кайгырып, чиркәүгә йөри башлаган. Әнисе моңа игътибар итеп, нәрсә булганын сөйләп бирүне таләп иткән. Кызы сөйләгәч, килеп туган хәлне ачыклау өчен, ана кеше ахирәте белән күршесенә кереп киткән. Ир, янәсе, кыз боларның барысын да уйлап кына чыгарган, дигән булып, туры җаваптан качарга маташкан.

Шуннан хатын-кыз тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Тоткарланганнан соң ир балага карата бозыклык гамәлләре кылуын таныган. Психологик экспертиза аның үз акылында булуын күрсәткән.

Педагог, психотерапевтлар кызның психик яктан сәламәт булуын, фантазиягә бирешүчән түгеллеген ачыклаган. Аның күрсәтмәләре башка шаһитларның күрсәтмәләре белән эш материалларында теркәлгән.
Закон буенча 70 яшьлек педофилга 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Суд ябык режимда уздырылачак.


Фикер өстәү