Татарстанда 37 яшьлек ир-ат үзеннән бала тапкан хатын-кызга үтерү белән янаган

Чаллыда яшь кенә бер хатын-кыз элек бергә яшәгән ир-ат белән бик каты тавышланышканнан соң полиция чакыртырга мәҗбүр булган. Тәртип сакчыларына ул “вещдок” – 37 яшьлек ир-атның кесәсеннән яшереп кенә алган пневматик пистолет тапшырган, дип яза “Челнинские известия”.

Алар ярты ел элегрәк аерылышкан. Хатын-кыз бала карау ялында – яшь ярымлык сабыен һәм беренче иреннән үсмер малайны ялгызы үстерә. Ир-ат баласын күрергә дип кичке сигездә боларга килеп чыгасы иткән. Элекке сөеклесен урамда – 11нче комплекстагы йорт подъезды төбендә күреп алган. Ана кешенең, балаларын ялгызы калдырып, күршеләре белән ләчтит сатып торуына моның бик нык ачуы чыккан. Кычкырыш-талаш башланган. Күршеләре болар арасына керергә теләмичә, тиз генә тайган.
Хатын-кыз, янәсе, күршесен туган көне белән котларга дип кенә чыгуын, нәни улын абыйсы – үсмер малай карамагында калдыруын аңлатырга тырышкан. Ләкин ир тынычланырга уйламаган. Шунда ул кесәсеннән пневматик пистолет чыгарып, һавага атып җибәргән. Ул гына да түгел, куркудан тораташтай катып калган хатын-кызның чигәсенә терәп, үтерәм, дип акырган. Үсмер малайны күргәч кенә коралын яшерергә мәҗбүр булган. Малай исә, тавыш-гауганы ишетеп, тәрәзәгә күз салган һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, әнисен коткарырга дип урамга йөгереп чыккан.
Шуннан барысы да фатирга менеп киткән. Ир үзенең баласы белән уйнаган арада хатын-кыз шыпырт кына “02” гә шалтыраткан.
Тоткарланган ир полиция бүлегенә китерелгәч, һавага атканлыгын танымаган. Аның җирле предприятиедә электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләве, моңа кадәр “утырып чыкканлыгы” ачыкланган.
Әлеге хәл буенча “Үтерү белән янау” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Закон буенча, пистолетлы иргә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү