Татарстанлылар быел Яңа ел бүләкләренә акчаны күбрәк тотарга җыена

Быел бик күпләр үзләренең хезмәттәшләрен котлаячак.

SuperJob сервисы мәгълүматларына караганда, халык быел Яңа ел бүләкләрен узган елдагыга караганда күбрәк һәм ешрак бүләк итәргә җыена. Аларның бүләккә чыгымнары да күбәя. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 82 проценты – якыннары һәм туганнарына, 17 проценты – үзенә, ә 14 проценты – коллегаларына (соңгы биш елда иң зур күрсәткеч) бүләк әзерли.

Моннан тыш Татарстанда яшәүчеләр Яңа ел бүләкләренә акчаны да күбрәк тотарга исәпләп тора. Быел бу максатка алар 13,3 мең сум (узган елда – 11,8 мең сум) исраф итмәкче. Россия буенча күрсәткечкә килсәк, бәйрәм бүләгенә узган елдагыга караганда уртача 14 процентка артыграк (14300 сум) акча тотарга ниятли. Узган елда бу сан 12500 сум тәшкил иткән.
Сораштыру нәтиҗәләре шулай ук ир-атларның бүләкне сирәк, әмма берәгәйле итеп әзерләвен күрсәткән. Аларның бүләккә тотыласы акчасы хатын-кызларныкына (1160 сум) караганда 1,5 тапкыр күбрәк (16700 сум).


Фикер өстәү