Казанда баланы мәктәпкә әзерләү чыгымы 17%ка арткан

Казанда баланы мәктәпкә әзерләү чыгымы узган елдагыга караганда 17%ка артып, 11,9 мең сум тәшкил иткән. 2021 елда ата-аналар бу максатка якынча 10,2 мең сум тоткан булган. Яңа уку елына әзерләнү елдан-ел кыйммәтләнә. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Россия буенча да мәктәп кирәк-яраклары бәясе үсү күзәтелә. “Миллионер” шәһәрләрдә үсеш, Казандагы кебек – 17 процент. Белем йортына җыену чыгымнары Мәскәүдә кайдагыга караганда да зуррак – 14,3 мең сум. Санкт-Петербургта яшәүчеләр уртача 13,1 мең сум исраф иткән. Екатеринбургта – 12 мең сум. Пермь һәм Уфада бу максатка якынча 11әр мең сум тотылган. Ата-аналар әйтүенчә, узган елның август аендагы белән чагыштырганда, мәктәп кирәк-яраклары Санкт-Петербургта аеруча нык кыйммәтләнгән (31%ка). Башкалада да уку кирәк-яраклары хакы нык арткан – 30 процентка.


Фикер өстәү