Мәктәп хакы. «ВТ» хәбәрчесе кибет, базарлардагы бәяләрне һәм әти-әниләрнең кәефен белеште

Белем көненә бер ай вакыт калып бара. Әти-әниләр уку кирәк-яраклары сатып ала башлады инде, әмма күбесе әле август җиткәнне көтә. Быел бер укучыны мәктәпкә әзерләү 20–30 мең сумга төшә. Бәяләр артуына җитештерүчеләр үзләре дә борчылмый түгел. Әнә илнең балалар товарлары җитештерү ассоциациясе рәисе Михаил Ветров һәр гаиләнең мөмкинлеге җитәрдәй «мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы» булдырырга тәкъдим итә.  «ВТ» хәбәрчесе кибет, базарлардагы бәяләрне һәм әти-әниләрнең кәефен белеште.

Быел мәктәп товарлары бәясе 7–10 процентка арткан. Әлбәттә, бу әти-әниләрнең, бигрәк тә күпбалалы гаиләләрнең кесәсенә сукмый калмый. Михаил Ветров белдергәнчә, соңгы елларда әти-әниләрне мәктәп кирәк-яракларының хакы артуы борчый. Шуңа күрә арзанрак бәядән сатып алу өчен, әлеге товарларның махсус җыелмасын булдырырга тәкъдим итә ул. Аның фикеренчә, һәр төбәктә шундый «мәктәп җыелмасы» барлыкка килергә тиеш. Аны уртача табышлы теләсә кайсы гаилә сатып алырлык булсын. Андый тупланманы укырга әзерлек чорында мәктәпләрдә бизнес вәкилләре ярдәме белән булдырырга мөмкин. Бу тәкъдимен ул Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцовка да җиткергән.

Киләсе елдан мәктәп формасына стандарт та кертергә җыеналар. Мәктәп формасына таләпләр куймакчылар. Дөресрәге, сыйфатсыз товарга юл куймас өчен. Кием заманча да, уңайлы да булырга, һава шартларына да туры килергә тиеш. Эмблемага да игътибар итәчәкләр. Теләсә нинди тузга язмаган, неформал яшьләр оешмаларының тамгаларын тагу тыелачак.

– Быел безнең районда мәктәпләр бердәм формага күчте. Бу эшкә Кукмарадагы  6 нчы тегү фабрикасы, тагын бер ателье алынды. Моннан тыш, шәхси тегүчеләргә дә тектерергә мөмкин. Минем өчен сыйфат бик мөһим. Бала бит аны көн дәвамында киеп йөри. Малайлар өчен жилет, чалбар бәясе – 2 мең, кызларныкы (сарафан яки жилет, юбка) 4 мең сум тирәсе. Кесә, сәдәп төренә карап, бәя арта, – ди Кукмарада яшәүче Регина Хәкимҗанова.

Әлегә базар шауламый…

Без башта башкалабызның «Алтын» базарын әйләндек. Әти-әниләр әллә ни күренми. «Бостон» фирмасы сатучысы Гүзәл Һадиева әйтүенчә, халык август башларында агыла башлаячак. Әлегә күбесе форманың төсе, фасоны, тукыманың сыйфаты, бәясе турында гына сораша икән.

– Сатып алырга ашыкмыйлар. Ни өчен дигәндә, әниләр бер ай эчендә ул-кызлары әле шактый үсәчәк дип уйлый. Бу дөрес түгел. Бераз гына зурракны алып була бит. Шулай да көнгә 2–3 костюм сатам. Узган ел белән  чагыштырганда, бәяләр 5–7 процентка, ягъни 400 сумга артты. Кечерәк малайлар өчен костюм хәзер 6600 торса, зурларныкының бәясе 9 мең сумга җитә.  Күлмәкләр – 1600,  чалбарлар 3 мең сум тирәсе, – диде Гүзәл Һадиева.

Эльза Гыймранова исә биш ел инде кызлар киемнәре сата.

– Соңгы елларда ретро форма сатып алучылар артты. Элекке мода кире кайта бит. Күбрәк авыллардан киләләр. Күлмәк, ак алъяпкыч – 2 мең сум. Кыргызлар теккәненең хакы шундый. Безнекеләрнеке кыйммәт, – ди сатучы,  – Һәр елны бер үк төрле әйберләр сорыйлар. Сарафаны, җилеты, чалбары – барысы  да кирәк. Бер баланы укырга әзерләү өчен 25 мең сумсыз да булмый. Хәзер портфельнең яхшысы үзе генә 5–6 мең сум тора бит.

Портфельләрнең бәяләре 800дән 8 мең сумга кадәр тирбәлә. Ортопедик дигәне кыйммәт. Әти-әниләр балаларның сәламәтлеген күздә тотып, шунысы алырга тырыша.

– Узган ел акчаны кызганып, кызыбызга букчаны 1 мең сумга сатып алган идек. Ярты елга да җитмәде, ертылды. Шуңа күрә быел 6 мең сумлыгын сайладык, – ди базарга кызын ияртеп килгән Диләрә Гайсина.

 «Экономная мин»

Лаеш районында яшәүче өч бала әнисе Диләрә Сәгъдәтшина үзе турында шулай ди. Яңа уку елына балаларын күптән әзерләп куйган инде ул. Гадәте шундый икән. Хәзер вак-төяген хәстәрлисе генә калган. Зарифы әлегә бакчага йөри. Әмма анда мәктәптән ким әзерлисе түгел. Сатып аласы әйберләр исемлеге озын. Бертөрле булсын өчен, кирәкле әсбапларны әти-әниләр белән җыелышып алалар икән. Сәете – 8 нче сыйныфка, Азалиясе уку йортының икенче курсына җыена.

– Дәфтәр, дәфтәр тышлары, каләмне тартмасы белән алдан ук ел буена җитәрлек итеп алып куям. Ел буе запас туплыйм. Кайда нәрсә бар, шуны алам. Узган атнада  Сәет  белән «Детский мир»га барган идек. 4 мең сумлык костюм эленеп тора иде. Бераз зуррак булса да, үсә бит әле ул дип, сатып алдым. Узган елны базарда костюм 7 мең сум тора иде. Узган ел форманы елга ике тапкыр алдым. Ел башында һәм язга чыккач, улым үсеп китте чөнки. Формасы ярамый инде. Рюкзакны кыйммәтне алган идек, анысы ярый әле. Физкультура дәресенә кроссовка алдык. Башка аяк киемнәрен көз көне карарбыз әле. Сәеткә чәчәк букеты гына кирәк хәзер. Анысын әтием Камил үстерә. Зарифым киләсе елга мәктәпкә бара. Абыйсының киемнәре ярар дип уйлыйм. Букчага акча жәлләмәскә кирәк. Азалиягә арзанын алган идек, бик тиз ертылды, – ди Диләрә Сәгъдәтшина.

Буа  районында яшәүче ике ул үстерүче Зөлфә Закирҗанова, әле мәктәп турында уйлаган да юк, өлгерербез, ди. Күпме акча киткәнне дә санарга яратмый ул.

– Мин уку кирәк-яракларын бер генә кибеттән алмыйм. Шуңа күрә арзанлысы да, кыйммәтлесе дә бар. Әлегә 2 нче сыйныфка бара торган улыбызга 1800 сумга чалбар алдык. Бәяләр арзан түгел. Калганына августта барырбыз, – ди ул.

Казанда яшәүче Миләүшә Вәлиеваның да ике улы бар. Олысы Инсаф – 8 нче, кечесе Искәндәр 5 нче сыйныфка бара. Ул да август җиткәнне көтә.

– Алдан сатып ала торган гадәтем юк. Дәфтәр, каләм кибеттә беркайчан да бетми бит. Бәясе дә әллә ни үзгәрми. Киемгә менә акча күп кирәк. Бер баланы әзерләү өчен кесәне ким дигәндә 15–20 мең сумга бушатырга туры киләчәк. Хәзер бит һәр мәктәпнең – үз формасы. Аның бәясе – 10 мең сум тирәсе. Моңа өстәп, аяк киеме, спорт формасы да кирәк. Шуннан чамалагыз инде, –ди Миләүшә Мөхетдинова.

Фәнис ХӨСӘЕНОВ, Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече:

–  Әти-әниләр шуны истә тотсын иде: уку кирәк-яракларын ярты ел алдан ук хәстәрләп куегыз. Кызганыч, бездә халыкның финанс белеме җитми. Шуңа күрә алар сезон җиткәч ала башлый. Бу шикәр комын җәен кайнатмалар кайнаткан чорда сатып алган кебек. Бала тиз үсә, шуңа күрә киемне бик иртә алып булмый анысы. Әмма дәфтәр, карандаш, портфель беркайчан да искерми. Җәй уртасыннан сентябрь башына кадәр бәяләр һәрвакыт уртача 10–30 процентка арта. Базар ул – бизнес. Сезон вакытында төп әйберләр кыйммәтләнә. Чөнки бөтенесе дә сатып ала. Шуңа күрә алдан алу ягын чамалагыз.

Малайларны мәктәпкә әзерләү         Бәясе (сум)

Чалбар – 3000–3300

Күлмәк – 1200–1700

Костюм – 4000–10000

Аяк киеме – 1600–2000

Оекбаш – 35–90

Кроссовка  –    2000–3000

Физкультура костюмы  – 2000–3500

Футболка – 800

Галстук – 250–300

Аяк киеме салу өчен капчык – 500–600

Кызларны мәктәпкә әзерләү   Бәясе (сум)

Ретро форма – 2000–5000

Сарафан – 1300–1800

Жилет – 800–1500

Итәк – 1200–2500

Колготка  – 250–500

Бантик – 300–400

Аяк киеме (эчке) – 900–2000

Кроссовка  – 1500–1700

Күлмәк – 1500–3000

Спорт формасы – 3000

Рюкзак – 1500–4000

Аерым

Портфель фотосы биреп:

Портфель – 800–8000

Дәфтәр – 5–30 сум

Дәфтәр тышы – 2–20

Карандаш – 5–10

Карандаш очлагыч  – 6–25

Бетергеч – 6

Альбом – 18–120

Пластилин – 99

Пумала – 50–300

Катыргы –78–199

Акварель – 99–300

Гуашь – 149

Фломастер – 50–250

Җилем –25–65

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү