Мәктәпләрдә иминлек мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Каравылчы бүген мәктәптә иң кирәкле белгечкә әйләнде. Яңа уку елыннан мәгариф оешмаларын шәхси сак хезмәте саклый башлады. Дөрес, әлегә барысын да түгел. Президент моның өчен 457 миллион сум акча бүлеп бирде. Шул ук вакытта кайбер мәктәпләрдә вахтада һаман да әби-бабайлар, техник хезмәткәрләр утыра. Җиде кат  йозак элеп кенә балаларны явыз бәндәләрдән саклап булырмы? Белгечләр исә тәрбия мәсьәләсен көчәйтергә киңәш итә.

Әти-әни тыныч булырга тиеш

Яшерен-батырын түгел, моңа кадәр мәктәпләрнең күбесен  әти-әниләрдән  җыйган акчага сакладылар. Мәгариф министрлыгы мәҗбүри акча җыярга ярамый дип тукып торса да, мәктәп җитәкчелеге сак хезмәтенә әти-әниләр хисабыннан түләде. Ни өчен дигәндә, беренче чиратта, директорга җавап бирәсе. Елга 500–700 сумны, бала иминлеге өчен жәл түгел дип, зарланмыйча биргәннәре дә, хөкүмәт кайгыртырга тиеш дип, баш тартканнары да булды. Казандагы 175 нче гимназиядәге атыштан соң  балалар иминлеге игътибар үзәгенә куелды. Август ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрнең иминлеге өчен республика бюджетыннан 457 миллион сум акча бүлеп биреләчәген әйтте. Беренче һәм икенче төркемгә кергән мәктәпләрне саклауга акча бүлеп бирелсә, өченче категория буенча  финанслау соңрак  каралачак.

– Балалары укуда булганда әти-әниләр тыныч булырга тиеш. Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига – ил өчен куркыныч хәсрәт. Иминлек мәсьәләсе бүген бик мөһим һәм шулай булып кала, – диде Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең Актанышта узган август киңәшмәсендә.

Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, башкала мәктәпләренең иминлеген хосусый сак хезмәтләре тәэмин итәчәк, моның өчен әти-әниләрдән акча җыелмаячак, диде. Сак хезмәткәрләренең саны мәктәпнең зурлыгына бәйле булачак. Росгвардия,  полиция хезмәткәрләре белән килешү төзелгән.

Республикада барлыгы 3595 мәгариф объекты бар. Яңа уку елы алдыннан мәгариф  оешмалары заманча ашыгыч хәбәр бирү, күзәтү җайланмалары, металл кысалар белән җиһазландырылган.

Һәркемнең кулында – ачкыч

Бүген мәктәпләрдә иминлек мәсьәләсенә ни дәрәҗәдә игътибар бирелүе турында  мәгариф бүлеге башлыклары, мәктәп директорларыннан сораштык.

Биектау районы мәгариф бүлеге башлыгы җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов әйтүенчә,  мәктәпләрдәге иминлек өчен  7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

– Республика бюджетыннан  район үзәгендәге 4 нче мәктәпкә шәхси сак хезмәте  өчен акча бүленде. Анда 1250 бала укый. Калган мәктәпләрдә район бюджеты хисабыннан капка һәм ишекләргә электрон йозаклар куелды. Балалар карта белән ишекне ачып керәләр. Быел беренче тапкыр шундый җайланмалар куелды. Чит-ятларның берсе дә мәктәпкә керә алмаячак. Тавыш бирү җайланмалары системасы урнаштырылды. Ул-бу була калса, микрофон аша хәбәр итәр өчен бу. Район мәктәпләрендә 6700 бала укый, – диде ул.

Спас районының мәгариф идарәсе башлыгы Александр Ермилин белдергәнчә, районда беренче һәм икенче категориядәге 4 мәктәпкә акча бүлеп бирелгән. «Өченче төркемгә кергән 4 бакчага да шәхси хезмәт өчен акча сорыйбыз. Шундый 3 мәктәп бар әле тагын. Аларны әлегә үз каравылчыларыбыз белән саклыйбыз», – диде Александр Николаевич.

Әби-бабай сакласа да ярыймы?

Балык Бистәсенең Яңарыш мәктәбендә 57 бала белем ала. Монда төнлә каравылчы торса, көндез тәртипкә мәктәпкә хезмәткәрләр күз-колак була. Өченче категориягә кергәнгә  күрә,  белем йортына акча бүлеп бирелмәгән.

Арча районының Яңа Кенәр мәктәбенә 14 авылдан килеп белем алалар. Балалар  саны – 301.

– Төнгә каравыл бар, көндез вахтада техник хезмәткәр утыра. «ЧОП»лар юк. Электрон йозаклар, видеокүзәтү җайланмалары куелды, капкалар бикле. Районда  сак хезмәтләре зур мәктәпләргә керде инде. Яңа елдан безгә дә булыр дип көтәбез, – ди директор Әгъзам Гайфуллин. – Беркайчан да әти-әниләрдән акча җыйган юк. Бер хезмәткәр белән генә 5 мең квадрат мәйдандагы уку йортын саклау мөмкин түгел. Икенче яктан караганда, бар җирне дә тимерчыбык белән әйләндереп алып булмый. Мәктәп төрмә түгел, матур урын булырга тиеш. Явыз ният белән килә күрмәсеннәр инде.

Казандагы 20 нче гимназияне шәхси сак хезмәте саклый.  Моңа кадәр проблема әти-әниләрдән акча җыю хисабына хәл ителгән. Монда 680 бала укый.

– Быел акча җыю ягында түгел. Әти-әниләргә рәхмәт. Моңа кадәр бу эшне үз теләкләре белән оештырдылар. Быел да шушы оешма белән хезмәттәшлек итәбез. Бөтен таләпләргә туры килгәч, баш тартмадык. 1–2 категориягә кергән мәктәпләргә сак хезмәтенә акчаны хөкүмәт түли. Безгә – өченче төркемгә дә акча бүлеп биреләчәк, дигән хәбәр килеп иреште. Сәгатенә 212 сумнан түләргә җыеналар. Әйтик, сакчы 10 сәгать  эшли икән, көнгә 2 мең дигән сүз. Моңа кадәр аена 30 мең сум түли идек. Күпчелек шәхси хезмәтләр бәяләрен күтәргән. Хөкүмәткә ышанабыз, әти-әниләр көченә генә таянсак, кыйммәткә чыгачак. Шәһәр ышандыргач, андый мөмкинлек булыр дип ышанабыз. Территориягә чиплар аша керү өчен яңа система  куелачак. Без – бюджет оешмасы, кулда акча юк, моңа бик мохтаҗ, – ди директор Рәхимә Арсланова. – Көн дәвамында ишек бикле тора. Әлбәттә, белемле, көчле яшь егетләр, ир-атлар сакласа, яхшы булыр иде. Мәсәлән, бездә пенсия алды яшендәге хатын-кыз саклый, үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Куркынычсызлык төймәсен кулыннан төшерми. Алла сакласын, күңелсез хәлләр була күрмәсен.

«Койма белән әйләндереп алдык»

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов әйтүенчә, райондагы бакча, мәктәпләрнең күбесенә ике метрлы коймалар корганнар. Күбесе – тимердән, рәшәткәлеләре дә бар. Кыскасы, территория  ачык түгел.  Мәктәп тәрәзәләренә броньлы пленка да  ябыштырмакчылар.

– Тәтештәге 1 нче мәктәпкә махсус сак хезмәте алдык. Зур мәктәпкә кирәк бит инде, акчасын таптык. Видеокамералар куелды. Соңгы елларда районда 3 меңнән артык  камералар урнаштырылды. Хәвеф төймәләре куелды. Нинди таләпләр бар, барысын  үтибез. Иминлек буенча җыелышлар уздырдык. Кимчелекләр бар инде, аларны әкренләп бетерәчәкбез, – ди Рәмис Сафиуллов.

Аның әйтүенчә, вахтада әби-бабайлар түгел, яшь техник хезмәткәрләр  утыра. Укытучылар үзләре кизү тора. Балаларны каршы алып, озатып калалар.

– Керәсе кеше тимер койма аша да сикереп керә. Кешенең башында ни булганын белеп булмый.  Биш метрлы койма, җиде кат йозак куеп, төрмә ясап булмый бит инде. Казандагы фаҗига башка сыймаслык хәл булды. Халык белән тәрбия буенча эшләргә кирәк. Шуңа күрә әти-әниләр, балалар белән бергәләп эшлибез. Бала күңелендә ниләр ятканын белергә кирәк. Мәктәпкә нинди кәеф белән килә, укытучыга, яшьтәшләренә, дөньяга карата үпкәсе юкмы? Укытучыларга да иң элек шуңа игътибар бирергә кушам. Август киңәшмәләрендә дә төп тема иде бу. Сәламәтлек, иминлекне беренче чиратка куйдык. Тәртибе булган бала болай да тырышып укый ул. Авыл җирлекләре кизү тора, дружиначылар йөри. Авыл халкы болай да чит-ят кеше килгәнне карап кына тора, – ди башлык.

Фаҗигадән соң яңартылган 175 нче гимназиянең дә хәлләрен белештек. Әти-әниләрнең күбесе  балаларын  шушы мәктәпкә биргән. Арада башка уку йортларын сайлаучылар  да бар. «Үчле кеше корал белән теләсә кайсы мәктәпкә, хастаханәгә, кибеткә  барып керергә мөмкин. Күрәчәк булмасын. Сак хезмәте булгач, күңел барыбер тынычрак», – ди өч бала анасы Лилия Галимова.

Директор вазыйфаларын башкаручы Гөлгенә Баһавиева әйтүенчә, быел балалар мәктәпкә күбрәк тә килгән әле.

– Әти-әниләрнең күбесе безнең мәктәпне сайлады. Иминлек мәсьәләсенә зур игътибар бирелде. Һәр баланың кулында – ачкыч. Шуның белән ачып керәләр. Мәктәп территориясенә теләсә кем керә алмый, – диде Гөлгенә Баһавиева.

Атыш вакытында вәхши егет белән беренчеләрдән булып очрашкан вахтада утыручы Тәскирә Хәмидуллина да эшкә чыккан. Аның үзе белән сөйләшеп булмаса да, кызы Гүзәлия әнисенең кәефе яхшы булуын әйтте. Көчемнән килгәндә, эшлим әле, дигән.

Мәктәпләрне сакларга кирәкме?

Рафил Ногманов, Татарстан Иҗтимагый палата рәисе урынбасары:

– Сакларга кирәк. Президентка акча биргәне өчен рәхмәт. Әмма  аны  шәһәрдәге 500 мәктәпкә бүлә башласаң, бу сумма күп түгел. Бер мәктәпкә 1 миллион  сум тия дигән сүз. Әле бит аның саклаучылары да юк. ЧОПлар шуның кадәр хезмәткәрне таба алмыйлар.  Ике сакчыдан чутласаң да, 500 мәктәпкә 1000 кеше кирәк. Озын, чибәр, көчле егетләрне ничек табып бетерергә? Арада көчле хатын-кызлар да була анысы. Белгечләр җитми, җитсә дә, әби-бабайлары күбрәк. 175 нче гимназиядә дә хәвеф төймәсенә басканнар. Анда әби дә, бабай да баса. Мылтык белән килгән кешене бу сакчылар гына тота алмый. Аларның кораллары юк. Бөтенесенә дә мылтык, наган биреп тә булмый. Шуңа күрә техник яктан бик нык эшләргә кирәк. Әйтик, ишекләргә ябыла торган җайланмалар урнаштырырга. Сакчы мәктәпкә кем килгәнен карап торырга тиеш. Алар  укытучыларны да, укучыларны да таныйлар, ярты елда әти-әниләрне дә белә башлый. Вәхши малай кебек берәрсе мылтык  тотып килсә, төймәгә бассаң, ишек үзе ябып куя. Дөрес, моның өчен бик күп акча кирәк. Ишекләре дә тибеп вата торган гына булмасын. Эшлисе эш күп әле. Президент балалар турында уйлый. Алга китеш булачак.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү