Указга кул куелган: 1 сентябрьдән яңа эш вакыты нормасы гамәлгә керә

Россия Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәрләр атнасына күп дигәндә 40 сәгать кенә эшләргә тиеш. Әмма моңа кадәр таксистлар бу кагыйдәне санга сукмаган. Ә бу исә, әлбәттә инде, пассажирларның иминлегенә яный, дип яза progorod58.

Хөкүмәт бу проблеманы хәл итү өчен карар кабул иткән. Документ 1 сентябрьдән үз көченә керә. Яңа кагыйдәләр буенча, таксистлар көненә 8 сәгать кенә эшләячәк. Атнасына 40 сәгать килеп чыга. Йөртүченең алҗуын исәпкә алып, пассажирларның сәламәтлеген шулай кайгыртачаклар.
Сигез сәгать эшләгәннән соң таксистка агрегатордан яңа заказлар алу тыелачак.


Фикер өстәү