Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров: «Мәктәп урманчылыкларының санын берничә тапкыр арттырасы иде»

Балаларда кечкенәдән урманга карата игътибар тәрбияләү мөһим. Алар табигатьне саклауга үзләренең өлешләрен кертә. Мәктәпләрдә урманчылыклар да шул максаттан оештырыла. Июль азагында исә Лубян урман-техник көллиятендә мәктәп урманчылыклары слеты узачак. «ВТ» хәбәрчесе Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән республикадагы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге турында сөйләште.

–  Рафил Әфрәимович, Татарстанда мәктәп урманчылыгы хәрәкәте ничек эшли? Киләчәктә аны үстерү өчен нинди эшләр планлаштырыла?

– Республикада мәктәп урманчылыклары берләшмәләре 1968 елда оештырыла башлый. Алар арасында – Кукмара районының Лубян урта мәктәбе, Саба районының Лесхоз урта мәктәбе һәм Зәй районының 5 нче урта мәктәбе каршындагы мәктәп урманчылыклары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге берләшмәләр хәзер дә эшли.

Мәктәп урманчылыклары – үсеп килүче буынга экологик белем, һөнәри юнәлеш бирүнең һәм үзбилгеләнүнең нәтиҗәле формасы. Без бу өлкәдә актив эш алып барабыз. Чагыштыру өчен: 2018 елда Татарстанда 50 мәктәп урманчылыгы булган, ә хәзерге вакытта аларның саны 149га кадәр җитеп, 1,9 меңгә якын баланы берләштерә.

Саба районы – әлеге юнәлеш буенча һичшиксез лидер, анда һәр гомуми уку йортында мәктәп урманчылыгы бар. Районда барлыгы 26 берләшмә эшли, шуларның 20се быел оештырылган.

Без исә үзебезгә мәктәп урманчылыкларының санын берничә тапкыр арттыру максаты куйдык. Министрлык мондый берләшмәләргә йөрүче балалар белән эшләү сыйфатын, аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча да эшли. Без заманча белем бирү программаларын эшлибез, аларның яңа төрләрен һәм форматларын эзлибез. Безнең бурыч – балаларның урманга булган кызыксынуын саклап калу, аларның сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен шартлар тудыру.

– Мәктәптә «урманчылык» булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Мәктәп урманчылыгының уңышы күбесенчә ике кызыксынган кеше – педагог һәм урман хуҗалыгы белгеченнән тора. Әгәр дә балалар белән шөгыльләнергә әзер кешеләр бар икән, килешүләр, эш планнары төзү, программалар әзерләү – инде техник бурыч кына.

Без үз ягыбыздан һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер. Безнең белгечләр мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары белән даими элемтәдә торалар, консультацияләр һәм методик киңәшләр бирәләр.

– Ә мәктәп урманчылыкларына йөрүче балалар киләчәктә үз язмышларын урман хуҗалыгына бәйлиме соң? Яшь белгечләргә ярдәм чаралары каралганмы?

– Статистик мәгълүматларга караганда, мәктәптә шуның белән кызыксынган 20 кешенең берсе булса да урман профилендәге уку йортына укырга карар итә һәм алга таба урман хуҗалыгында эшли.

Урманчы белгечлегенә Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында укырга мөмкин. Көллияттә «урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» юнәлешләре буенча укыталар. Университетта «урман эше», «ландшафт архитектурасы», «экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре бар.

Татарстанда яшь белгечләргә ярдәм чаралары каралган. Ул урман профиле буенча белем йортларын тәмамлаган 30 яшькә кадәрге яшь белгечләргә бирелә. Финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгәннән соң кимендә өч ел эшләү шарт. Һөнәри белем бирү йортын бетергән яшь белгечләргә – 150 мең сум, югары белем бирү йортын бетереп эшкә килүчеләргә бер тапкыр 300 мең сум күләмендә акча бирелә.

Министрлык урман белгечләренең хезмәт шартларын яхшырту буенча да системалы эш алып бара. Шул исәптән хезмәткәрләрнең эш хакларын арттыру буенча да.  Моңа өстәп, ел саен техника паркы яңартыла, республика программасы кысасында безгә караган оешмаларның биналары ремонтлана, эшкә инновацияләр һәм фәнни казанышлар кертелә. Без яшь белгечләрне урман хуҗалыгына җәлеп итү өчен мөмкин булган барлык чараларны да күрәбез.

– 26–28 июльдә Лубян урман-техник көллияте базасында мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слеты узачак. Шул хакта да сөйләгез әле.

– Слет мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысасында үткәреләчәк. Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашачак, форум барлыгы 200 кешене җыячак.

Беренче көнне «Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уены үткәреләчәк, аның барышында укучылар үзләренең эрудициясен, логикасын һәм тапкырлыгын күрсәтәчәк. Моннан тыш, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасын оештыру да планлаштырыла.

Икенче көнне, 27 июльдә, мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слетын һәм «Яшь урманчылар» төп конкурсын ачу тантанасы булачак. Катнашучыларга эссе язарга һәм урманчылык хезмәтенә кагылышлы төрле юнәлешләр буенча гамәли биремнәр үтәргә туры киләчәк.

Шулай ук бу көнне «Рослесинфорг» федераль дәүләт учреждениесенең Казан филиалы, «Рослесозащита» филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәге һәм «ВНИИЛМ» филиалы булган Көнчыгыш Европа урман сынау станциясенең әйдәп баручы экспертларыннан белем бирү программалары оештырылачак. Укучылар урман планшетларын күрә алачак, электрон микроскоплардан файдаланырга өйрәнәчәк һәм урман өлкәсендә соңгы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында беләчәк. Шул ук вакытта урман янгыннарын сүндерү, сәнгатьле рәсемнәр ясау, туздан үрү һәм башка кызыклы мастер-класслар үткәреләчәк.

28 июль көнне исә слет җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.


Фикер өстәү