Батырлык кирәк чакта. Газетабыз бәйгесенең 60нчысында җиңүчеләр күбрәк булачак

Көрәш җәмәгатьчелеге зур бәйрәмгә әзерләнә. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының 60нчысы 17–18 февральдә Казанда уза. Юбилей бәйгесенең батырлары да күбрәк булачак. Быелгы ярышта җиңүчеләр башка еллардагы кебек 10 түгел, ә 11 авырлык категориясендә ачыклана.

Җиңүчеләр арта

1964 елда узган тәүге ярышта батырлар 4 категориядә генә бил алышкан. Җиңүче булып Зөфәр Ханов (Сарман), Габдулла Ямалов (Сарман), Талип Яруллин (Әлки), Габдулла Хафизов (Чаллы) таныла. 1964 елның көзендә Казанның «Динамо» җәмгыяте спорт залында үткәрелгән ярышта 11 командадан иллеләп көрәшче катнашкан. Икенче елны исә командалар саны –24кә, ә катнашучылар саны 91гә җиткән. 1966 елда исә 30 районнан 121 пәһлеван җыелган, шулай итеп аларның саны гел артып барган. Моңа, әлбәттә, бәйгедә авырлык категорияләре арту да сәбәпче булгандыр. Соңгы елларда турнирда батырлар 10 категориядә ачыкланды. Быел исә алар 11 булачак. Авырлыгы 115 килодан артмаган егетләр аерым категориядә бил алышачак. 60нчы турнирның төп яңалыкларыннан берсе бу. Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров әлеге үзгәрешне авырлыгы зур булган көрәшчеләр саны күп булу белән аңлатты. Кечерәк категорияләрдә авырлык аермасы 5–10 кило гына булса, 100не узгач кинәт кенә 130га күтәрелә. Кыскасы, әнә шул аерманы киметеп, ярышны тагын да гаделрәк итү теләге бар.

Узган ел март аенда узган 59 нчы бәйгедә 47 команда һәм 370 көрәшче катнашты. Үз ишләре арасында җиңүче булып Илсур Гыймадетдинов (Кукмара), Илнар Закиров (Чистай), Айназ Тимеров (Чаллы), Динар Кәримуллин (Лаеш), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Ренас Кәлимуллин, Раил Сәлахетдинов (Кукмара), Булат Мусин (Казан), Радик Сәлахов (Әлмәт) һәм Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы) танылды. Командалар бәйгесен исә Әлмәт егетләре отты. Лаеш – икенче, Чаллы исә өченче булды. Быел исә фаворит дип күпләр Лаеш егетләрен атый. Ике бәйге арасында аларның командасы тагын да ныгыды. Хәзер бу район данын Радик Сәлахов яклый. Балык Бистәсендә үсеп, озак еллар Казанның Яңа Савин районы өчен бил алышкан Илмир Төхфәтуллинның да Лаеш командасына күчкәне билгеле булды. Икесенең дә газетабыз бәйгесендә берничә җиңүе бар. Әмма Теләче, Әлмәт һәм Чаллы егетләренең дә биле нык, беләге көчле.

Балтачка ерак әле

Шунысы кызык, Лаеш командасының әле бер мәртәбә дә Муса Җәлил бәйгесе Кубогына ия булганы юк иде. Соңгы елларда аны икешәр мәртәбә Әлмәт һәм Теләче егетләре яулады. Аңа кадәр Зәй командасы өч мәртәбә рәттән отты. Гомумән алганда, Әлмәт егетләренең 8 җиңүе бар. Чаллы командасы Кубокны 9 мәртәбә яулады. Иң алда исә Балтач бара. Бу район егетләре газетабыз бәйгесен 13 мәртәбә отты. Соңгы җиңүне алар әле 2005 елда ук яулаган. Былтыр, мәсәлән, алар, 10 нчы урынны алган. «Аның каравы бездә читтән чакырылган бер генә көрәшче дә юк. Башка районнарның берсе дә мондый күрсәткеч белән мактана алмый», – дип горурлана бу район көрәшчеләре.

Заманында Балтачтан Айдар Хәйретдинов Муса Җәлил бәйгесендә үз авырлык категориясендә 10 тапкыр җиңү яулады. Аны якыннан белгән кешеләр әйтә: тагын да күбрәк булдыра ала иде. Әмма эш-мәшәкатьләре аркасында келәмнән иртәрәк китәргә туры килде. Дөрес, үзе булганына шөкер итә, аның ничек итеп бил алышканын исә әле дә үрнәк итеп телгә алалар. Ә бәйгедә иң күп җиңү яулаган кеше – Чаллыдан Айрат Гыйлаев. Ул газетабыз турнирында 12 мәртәбә чемпион булды. Айратның батырлыгын тиз генә кабатлый алмаячаклар әле. Иң күп җиңү яулаган көрәшчеләр исемлегендә 9ар җиңүле өч кеше бар. Болар – Теләчедән Раил Нургалиев, келәмнән инде күптән киткән Балык Бистәсе егете Илнар Әхмәтҗанов һәм моннан өч ел элек вакытсыз вафат булган Әлмәт пәһлеваны Ильяс Галимов.

Ярты гасырдан артык тарихы булган бәйгедә элеккеге елларның җиңүчеләре зурлана, бакыйлыкка күчкән батырлар искә алына. Яшь егетләр көрәшнең үткәнен белеп торсын, батырлыкның мәгънәсен яхшырак аңласын өчен. Муса Җәлил исемен йөртүче ике турнир арасында әлеге төшенчәнең мәгънәсе тагын да артты.

Муса Җәлил истәлегенә узган 59 турнирның җиңүчеләре:

12 тапкыр җиңүче – Айрат Гыйлаев (Чаллы, 1995, 1999, 2000, 2001, 2002, 2003, 2004, 2005, 2006, 2008, 2009, 2010)

10 тапкыр җиңүче – Айдар Хәйретдинов (Балтач, 1998, 1999, 2000, 2001, 2003, 2004, 2005, 2006, 2007, 2008),

9 тапкыр җиңүчеләр – Илнар Әхмәтҗәнов (Балык Бистәсе, 2002, 2003, 2004, 2005, 2006, 2007, 2008, 2009, 2010), Ильяс Галимов (Әлмәт, 2001, 2003, 2005, 2008, 2009, 2011, 2012, 2013, 2014), Раил Нургалиев (Теләче, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014, 2018, 2020).

7 тапкыр җиңүчеләр – Сергей Павлик (Ульян, 2011, 2014, 2016, 2017, 2018, 2020, 2021), Ренас Кәлимуллин (Теләче, 2016, 2017, 2018, 2019, 2020, 2021, 2022),

6 тапкыр җиңүчеләр – Фидаил Шакиров (Балтач, 1973, 1974, 1975, 1977, 1978, 1979), Рафаэль Сафиуллин (Питрәч, 1985, 1989, 1990, 1993, 1994, 1997)

5 тапкыр җиңүчеләр – Данил Галиев (Түбән Кама, 1971, 1973, 1974, 1975, 1976), Гакыйф Борһанов (Түбән Кама, 1973, 1980, 1982, 1983, 1994), Ранил Габдрахманов (Балтач, 2000, 2002, 2004, 2006, 2008), Илдар Аббасов (Биектау, 2006, 2009, 2012, 2013, 2015), Айдар Нәҗметдинов (Чаллы, 1992, 1993, 1998, 1999, 2004), Муса Галләмов (Лаеш, 2016, 2018, 2019, 2020, 2021), Артур Зөлкәрнәев (Теләче, 2015, 2016, 2017, 2019, 2020),

4 тапкыр җиңүчеләр – Рәшит Сәмигуллин (Казан, 1980, 1981, 1990, 1991), Фазыл Әхмәтҗәнов (Түбән Кама, 1976, 1981, 1982, 1985), Михаил Чернов (Питрәч, 1975, 1980, 1981, 1985), Марсель Таһиров (Әтнә, 1988, 1989, 1991, 1995), Рафак Хәлиуллин (Теләче, 1992, 1995, 1996, 1998), Рифкат Хөсәенов (Балтач, 1990, 1991, 1999, 2000), Фарил Фатыйхов (Мамадыш, 1980, 1982, 1983, 1984), Рөстәм Гыйниятов (Питрәч, 1988, 1989, 1995, 1998), Хәмит Вәлиев (Чаллы, 1989, 1992, 1995, 1997), Наил Хәмидуллин (Саба, 1967, 1968, 1971, 1975), Рафил Сабиров (Саба, 1985, 1988, 1989, 1990), Илшат Сибгатуллин (Чаллы, 2005, 2006, 2007, 2011), Ришат Гайнетдинов (Сарман, 2007, 2010, 2011, 2012), Руслан Нургалиев (Әлмәт, 2007, 2010, 2011, 2012), Ринат Хәйретдинов (Балтач, 2008, 2009, 2015, 2016), Лениз Абдуллин (Казан, 2009, 2011, 2015, 2016), Булат Мусин (Казан, Яңа Савин, 2014, 2017, 2018, 2022), Илгиз Гайнуллин (Яшел Үзән, 1978, 1979, 1983, 1985),

3 тапкыр җиңүчеләр – Рөстәм Мухамов (Казан, 2000, 2002, 2010), Раббани Гайфуллин (Тукай, 1969, 1971, 1973), Максим Васильев (Зәй, 1983, 1985, 1991), Әсхәт Гайфуллин (Саба, 1967, 1970, 1974), Илмир Төхфәтуллин (Казан, 2017, 2018, 2020), Нәфис Миңнебаев (Биектау, 2013, 2015, 2018), Айвар Билалов (Әлмәт, 2012, 2014, 2015), Илдар Гыйниятуллин (Теләче, 2009, 2013, 2015), Рүзил Ганиев (Әлмәт, 2005, 2010, 2014), Искәндәр Мортазин (Әлмәт, 2018, 2019, 2021), Рамил Синәкәев (Әлмәт, 2015; 2016, 2022), Радик Сәлахов (Лаеш, (2015, 2016, 2022), Вил Усманов (Казан, 1993, 1994, 1998), Ранис Галимуллин (Лаеш, 2014, 2018, 2020), Рамил Хисмәтуллин (Чаллы, 2009, 2011, 2012), Наил Зәйнуллин (Түбән Кама, 1972, 1975, 1976), Рәшит Исхаков (Буа, 1984, 1985, 1986), Рафис Насыйбуллин (Балтач, 1980, 1982, 1988), Рәүф Хөснетдинов (Түбән Кама, 1992, 1995, 1997), Фәнис Кадыйров (Кукмара, 1995, 1997, 1998), Раил Сәләхетдинов (Кукмара, 2019, 2021, 2022), Михаил Минеев (Түбән Кама, 1972, 1976, 1978), Тәбрис Маннапов (Балтач, 1986, 1987, 1988), Дәхизулла Зиннәтов (Чаллы, 1984, 1987, 1992), Раиф Сәхәбетдинов (Зәй, 1993, 1994, 1997),

2 тапкыр җиңүчеләр – Габдулла Хафизов (Чаллы, 1964, 1966), Габбас Әхмәдиев (Түбән Кама, 1986, 1988), Мөхәммәтнур Зәкиев (Саба, 1985, 1988), Илфир Әнвәров (Актаныш, 1999, 2005), Миңнерахман Вакказов (Кукмара, 1996, 1998), Зөфәр Ханов (Сарман, 1964, 1968), Әгъзам Гобәйдуллин (Яшел Үзән, 1977, 1978), Рим Синәкәев (Әлмәт, 1985, 1995), Нәҗметдин Җәләлиев (Саба, 1969, 1970), Вил Мәһдиев (Бөгелмә, 1965, 1966), Әүхәт Мөхәммәдиев (Кама Тамагы, 1981, 1984), Морат Әмирханов (Актаныш, 2004, 2010), Илшат Идиатов (Арча, 2004, 2006), Зөфәр Шакиров (Казан, 1991, 1996), Илсур Гыймадетдинов (Кукмара, 2021, 2022), Динар Кәримуллин (Лаеш, 2020, 2022), Наил Хәмидуллин (Биектау, 1983, 1987), Айнур Әнвәров (Актаныш, 2003, 2006), Рәмис Фәхретдинов (Мамадыш, 1996, 1997), Таһир Әхкәмов (Кукмара, 1998, 2003), Фәһим Ибәтуллин (Кукмара, 2002, 2005), Гомәр Гәрәев (Арча, 1986, 1994), Азат Галиев (Саба, 2003, 2005), Илнар Галимов (Алабуга, (2019, 2021), Якуб Дәминов (Мамадыш, 1985, 1990), Марат Саматов (Мамадыш, 1988, 1989), Марат Галиев (Чаллы, 1987, 1992), Рәшит Сафиуллин (Питрәч, 1990, 1996), Зөлфәт Вәлиев (Әлмәт, 2001, 2003), Илмар Шәймарданов (Кукмара, 2002, 2007), Радис Сәйфуллин (Арча, 1965, 1966), Вазыйх Сөләйманов (Аксубай, 1965, 1966), Исмәгыйль Баязитов (Зәй, 1972, 1977), Максуд Солтанов (Минзәлә, 1979, 1981), Рафис Шәрифуллин (Балтач, 1981, 1983), Дамир Сафиуллин (Балтач, 1982, 1984), Илгизәр Гыйбадуллин (Кукмара, 1993, 1994), Миңнерасиф Гыйльманов (Түбән Кама, 1994, 1997), Рөстәм Вәлиуллин (Кукмара, 1991, 1996), Ришат Шәрипов (Чаллы, 1996, 1999), Радис Галләмов (Балтач, 2000, 2001), Рөстәм Хашимов (Әтнә, 2000, 2002), Илфат Әнвәров (Актаныш, 1982, 1983), Сәйдәш Мәгъсүмов (Балтач, 1983, 1987), Габделәхәт Минһаҗев (Әлмәт, 1988, 1990), Марсель Нургалиев (Тукай, 1994, 2002), Руслан Гәрәев (Азнакай, 2001, 2003), Фәнил Шәйхетдинов (Казан, 2013, 2014), Илмир Камалиев (Казан, 2016, 2017), Элдар Хәмитов (Чаллы, 2017, 2021), Илнар Закиров (Алексеевск, 2020, 2021).

1 мәртәбә җиңүчеләр – Якуб Ибраһимов (Аксубай, 1970), Раил Батыргәрәев (Актаныш, 1965), Рифхәт Мадьяров (Актаныш, 1971), Марс Гафаров (Актаныш, 1988), Нәфис Кәлимуллин (Азнакай, 1988), Айнур Вәлиуллин (Алабуга, 1992), Таһир Минһаҗев (Арча, 1978), Вәгыйз Минһаҗев (Арча, 1979), Әнәс Хәлилов (Арча, 1987), Габделбәр Хәлилов (Арча, 1989), Талип Яруллин (Әлки, 1964), Габдулла Ямалов (Сарман 1964), Рәшит Фәсахов (Әлмәт, 1968), Рим Ялалов (Әлмәт, 2001), Рамил Вәгыйзов (Әлмәт, 2001), Васыйл Гыйлаҗев (Балтач, 1967), Васыйл Гарифуллин (Балтач, 1974), Фәрит Әхмәдиев (Балтач, 1977), Марат Әхмәдиев (Балтач, 1979), Нәкыйп Мөхәммәтгалиев (Балтач, 1983), Айдар Гәрәев (Балтач, 1994), Рашат Газизов (Балтач, 2002), Радис Сибгатуллин (Биектау, 2001), Евгений Колесников (Бөгелмә, 1972), Фоат Козырев (Буа, 1971), Әлфис Йосыпов (Зәй, 1989), Игорь Комаров (Зәй, 1997), Җәүдәт Хөсәенов (Казан, 1986), Марсель Дияров (Казан, 1991), Әнис Миндубаев (Казан, 1992), Рафил Әхмәтханов (Казан, 1996), Шамил Габдрахманов (Казан, 1999), Азат Шаһабиев (Казан, 2002), Нурсил Галиев (Кукмара, 1972), Илшат Гыйбадуллин (Кукмара 1993), Нуретдин Зыятдинов (Кукмара, 1995), Нияз Галимуллин (Кукмара, 1996), Ирек Тимербаев (Кукмара, 2000), Алмаз Галимуллин (Кукмара, 2000), Ягъфәр Зыятдинов (Кукмара, 2001), Рамил Кашапов (Мамадыш, 1984), Рафаэль Мөхәммәтшин (Мамадыш, 1985), Өлфәт Шәйдуллин (Мамадыш, 1992), Рәшит Бариев (Минзәлә, 1966), Фәрит Хәмәтдинов (Минзәлә, 1974), Рөстәм Насыйбуллин (Нурлат, 1984), Иван Дмитриев (Питрәч, 1984), Александр Золин (Питрәч, 1986), Сабирҗан Шакиров (Саба, 1968), Минһади Касыймов (Саба, 1986), Хәлил Заһидуллин (Саба, 1989), Рафаэль Солтанов (Сарман, 1973), Фәрит Габдрахманов (Сарман, 1984), Хәлил Шәйхетдинов (Теләче, 1991), Хөсәен Исмәгыйлев (Теләче, 1994), Рамил Нургалиев (Теләче, 1993), Фидаил Мортазин (Теләче, 1995), Тәфкил Шәйхетдинов (Теләче, 1996), Илмир Зыябиев (Теләче, 2003), Нариман Әхмәтшин (Түбән Кама, 1976), Зөфәр Галимҗанов (Түбән Кама, 1994), Нәгыйм Мөҗәһитов (Чаллы, 1969), Василий Николаев (Чаллы, 1970), Фәрит Шәрипов (Чаллы, 1986), Габделнур Нигъмәтҗанов (Чаллы, 1987), Григорий Петров (Чаллы, 1987), Мөҗәһит Латыйпов (Чаллы, 1987), Марат Гәрәев (Казан, 2004), Сергей Байков (Чаллы, 1990), Рәшит Бәдретдинов (Чаллы, 1990), Геннадий Стрелков (Чаллы, 1993), Алмаз Исмәгыйлев (Чаллы, 1997), Тәнзил Хәмәдиев (Чаллы, 1999) , Ленар Заһриев (Чаллы, 1999), Роберт Зәйнуллин (Чистай, 1969), Илһам Садыйков (Чистай, 1991), Марсель Хәйдәров (Казан, 1991) Фәрит Шәйхетдинов (Яшел Үзән, 1977), Ислам Фәлахов (Алабуга, 2018), Фәнил Минһаҗев (Әлмәт, 2012), Айнур Фазылов (Чаллы, 2010), Айнур Гәрәев (Чаллы, 2003), Азат Шәйхетдинов (Теләче, 2000), Марсель Гозәеров (Әлмәт, 2014), Ленар Садыков (Чаллы, 2021), Ришат Исхаков (Чаллы, 2020), Айнур Сыртаев (Чистай, 2019), Тимур Милютин (Әлмәт, 2019), Рөстәм Сәлахов (Зәй, 2019), Константин Морозов (Мамадыш, 2017), Сәйдәш Бәдриев (Казан, 2017), Рафаэль Хәсәнов (Казан, 2015), Рәмис Саматов (Казан, 2014), Илдар Гайнетдинов (2013, Чаллы), Илнар Галиев (2013, Казан), Хафиз Вәлиев (Чаллы, 2012), Руслан Әюпов (Тукай, 2012), Рашат Газизов (Балтач, 2002), Фаил Кәримов (Мамадыш, 2008), Дамир Борһанов (Чаллы, 2007), Рөстәм Заһидуллин (2007, Балтач), Артур Сафин (Чаллы, 2009), Айнур Гыйссаметдинов (Казан, 2008), Реваль Садыков (Түбән Кама, 2006), Артур Билалов (Әлмәт, 2005), Айдар Галиев (Саба, 2004), Радик Хаҗиәхмәтов (Казан, 2004), Рим Ялалов (Әлмәт, 2001), Алмаз Галимуллин (Кукмара, 2000), Зиннур Әхмәтҗанов (Питрәч, 1994), Юрий Сабанов (Башкортстан, 2007), Марат Мөхәммәтҗанов (2019, Түбән Кама), Ринат Шәйхетдинов (Зәй, 2016), Рамил Хәкимҗанов (Арча, 2017), Рамил Шәфыйков (Чаллы, 2008), Ринат Әхмәтшин (Чаллы, 2008), Руслан Касыймов (Кукмара, 2011), Сергей Гусев (Мамадыш, 2010), Айдар Нәҗмиев (Чаллы, 2013), Ленар Иванов (Түбән Кама, 2013), Зөлфәт Хәсәнов (2011, Биектау), Илназ Миңмуллин (Балтач, 2021), Айназ Тимеров (Чаллы, 2022), Ранис Гыйлаҗетдинов (Чаллы, 2022).

Беренче батырлар 1964:
Зөфәр Ханов (Сарман), Габдулла Ямалов (Сарман), Талип Яруллин (Әлки), Габдулла Хафизов (Чаллы)


Фикер өстәү