Газетага язылу
  • Гөлнар Галимова
  • Фото: Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте, «Татар-информ»

Казанда беренче тапкыр джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты уза

Казанда 10–11 октябрьдә тәүге тапкыр танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә беренче тапкыр джиу-джитсу буенча TWW BJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP 2026 дөнья чемпионаты узачак. Ярышларда катнашу өчен Татарстанга 15 ләп илдән 1352 спортчы килә. Татарстан данын 200–250 көрәшче яклар дип көтелә. Спортчылар арасында хатын-кыз командалары да бар. Ярышларның приз фонды – 3 миллион сум.

Казанда беренче тапкыр джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты уза

Чемпионат «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысасында ачылачак. Аның күпсанлы спортчылары – ислам илләре вәкилләре. Ярышларда Россия, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, шулай ук Беларусь, Бразилия, Корея, Грузия, Испания, Абхазия, Әрмәнстан спортчыларын күрергә мөмкин булачак.

Ачылу тантанасы 10 октябрьдә «Ак Барс» көрәш сараенда узачак, шул ук вакытта көрәшләр башлана. Чемпионатның иң мавыктыргыч өлеше дөньяның иң көчле спортчылары арасында супер көрәш булачак – аларны 11 октябрьдә 19:00 сәгатьтә күрергә мөмкин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләвенчә, спортчыларның шактый өлеше Россия төбәкләреннән килгән, шул исәптән Татарстаннан мөселман яшьләре вәкилләре дә булачак. Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасында 9 авырлык категориясендә узачак, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен параджитсу категориясе дә кертелгән.

– Бүгенге көндә бу спорт төре Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәр-районнарында да популяр. Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, Зәй, Яшел Үзән районнарында балалар белән тренерлар эшли. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә физкультура дәресләре урынына укучылар джиу-джитсу белән шөгыльләнә. Малайлар белән шәхсән үзем күнегүләр үткәрәм, кызлар белән хатын-кыз тренер эшли, – диде мөфти.

Джиу-джитсу буенча кара билбау иясе булган Камил хәзрәт Сәмигуллин турнирда секундант сыйфатында катнашачак.

– Төп оештыручы буларак, ярышларда катнашсам, дөрес булмас иде. Укучыларым көрәш күрсәтәчәк. Миңа алар янында булырга, ярдәм итәргә кирәк. Башка төбәкләрдә ярышлар үткәндә, әлбәттә, катнашачакмын. Джиу-джитсу ул шундый спорт төре: аңа 50 яшьтә дә, 60 яшьтә дә килергә һәм шөгыльләнә башларга була, – диде хәзрәт.

 Джиу-джитсу буенча Россия Лигасы президенты Тамраз Бахышов сөйләвенчә, турнирның төп максаты – физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, катнашучыларның һәм судьяларның осталык дәрәҗәсен арттыру, яшьләргә патриотик тәрбия бирү.

– Мондый ярышларда БГӘдә 8 меңгә якын спортчы катнаша, Россиядәге ярышларга күп гаризалар килде, әмма кайбер спортчылар авиаочышлар тоткарланганга баш тартырга мәҗбүр булды. Без, үз чиратыбызда, ярышлардан спорт бәйрәме оештырырга уйлыйбыз. Чөнки турнирга дөньяның иң көчле спортчылары гаиләләре белән киләчәк. Аларны Казан белән дә таныштырырга җыенабыз, – диде Тамраз Бахышов.

Аның сүзләренчә, мондый дәрәҗәдәге ярышларны оештыру гаять зур көч таләп итте. Казанда әзерлек эшләре дә өч ай барган. Ул ассызыклаганча, быелгы турнир масштабы буенча алдагы ярышлардан күпкә аерылып тора. «Россия чемпионатын уздырганда катнашучылар 200 дән артса, без инде шатлана идек. Ә монда 1352 катнашучы», – диде ул. – 200–250 спортчы Татарстан данын яклый. Барысының да мөмкинлекләре бертигез. Без гадел спорт яклы. Россия спортчылары, аерым алганда, Кавказ көрәшчеләре бик көчле һәм дөньяда иң яхшылардан санала. Шуңа күрә чит ил кешеләре, көндәшлек дәрәҗәсен аңлап, монда сагаеп киләләр.

Ахырда Тамраз Бахышов барлык республика халкын һәм кунакларын ярышларга чакырды. «Кунаклар Казанның нинди матур һәм танылган шәһәр икәнен күрәчәк. Аның турында бөтен дөнья белә. Чараны югары дәрәҗәдә уздырып, бу бурычны үтәрбез, дип өметләнәбез. Килегез, бик кызык булачак», – диде ул.

Белешмә: Айрат Дамир улы Кәлимуллин (30.04.1961 – 23.03.2022) джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле шәхес иде. Ул Татарстан Джиу-джитсу федерациясе президенты булып эшләде. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын ихтыяри уеннарга (игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булган. Моннан тыш, Айрат Кәлимуллин – ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Дамир улының озакка сузылган авырудан соң 2022 елда арабыздан китүе Татарстан мөселманнары өчен зур югалту булды. Аның укучылары халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия исеменнән уңышлы чыгыш ясый һәм спортчыларның яңа буынын тәрбияли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре