– Кәгазь документлардан торган фонд аеруча кыйммәтле. Акт язмаларының беренче нөсхәләре республиканың һәр ЗАГСында 100 ел дәвамында саклана, аларның гомуми саны 14 миллионга якын. Язмаларның бер өлеше гарәп һәм латин графикасы белән төзелгән, бу Татарстан фондын тагын да үзенчәлекле итә. Безнең төп максат – заманча идарә һәм мәгълүмат технологияләре нигезендә дәүләт теркәве системасын үстерү, – диде Рәис.
Шуны да әйтергә кирәк: ЗАГС органнары ясалма фәһемне көндәлек эштә актив куллана. Быел «Гаилә» цифрлы гаилә ярдәмчесе эшли башлаган, ул ЗАГС органнары эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча халык сорауларына җавап бирә. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда гаилә институтын ныгыту һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау буенча актив эш алып барыла. Дистә еллар дәвамында тугрылык һәм мәхәббәт саклаган парлар хөрмәтенә чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – «Гаилә автобусы: гореф-гадәтләр юлы». Ул уңышлы социаль проект булып тора. Аның кысасында психологлар, репродуктологлар, медиаторлар һәм юристлар, районнарга чыгып, гаиләләр белән шәхси консультацияләр үткәрә.
– Без үз эшебездә һәр халыкның гореф-гадәтләренә таянырга тырышабыз. Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. Республика ЗАГСларында татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва йолалары белән тантаналы теркәлүләр үткәрелә. Бу – буыннар һәм мәдәниятләр арасындагы мөһим бәйләнеш, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республика һәрвакыт тәҗрибә уртаклашырга ачык һәм башкалардан өйрәнергә әзер. Бу очрашу яңа уртак казанышларга мөһим адым булсын.
Киңәшмәдә катнашкан Россия юстиция министры Константин Чуйченко үз чиратында, республика җитәкчелегенә чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан гадәттәгечә дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга һәм заманча цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертүгә зур игътибар бирә. Шулай итеп, Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән никахлашу турында гаризаларның өлеше республикада 100 процентка якынлаша», – диде министр. Ул ассызыклаганча, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве системасын үстерү турыдан-туры нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлеккә бәйле. Соңгы елларда бу юнәлештә шактый эш башкарылган. Россиянең бөтен территориясендә ЗАГС өлкәсендә бердәм цифрлы инфраструктура булдырылган. «Бүген төбәк мәгълүмат системаларында һәм кәгазь архивларында булган барлык мәгълүматлар Гражданлык хәле актларын язуның бердәм дәүләт реестрын берләштерә. Хәзерге вакытта анда 560 миллионнан артык язма бар. Реестр социаль ярдәм, салымнар, пенсияләр һәм сәламәтлек саклау өчен кулланыла. Аны алга таба да үстерергә кирәк», – диде Константин Чуйченко.
ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсендә Россиянең 89 субъектыннан вәкилләр катнашты. Аларга Татарстан ЗАГСының гаилә традицияләрен саклауга һәм никахның кыйммәтен арттыруга юнәлдерелгән 11 проекты тәкъдим ителде. Кунакларга төрле халыкларның традицион туй киемнәрен, «Герой хатыны» фотокүргәзмәсен һәм «Татар йорты» экспозициясен күрсәттеләр. Шулай ук алар «Без тарихта эзлебез» шәҗәрә фестивале, «Папа + я» фестивале һәм «Нечкәбил» проекты катнашучылары белән аралаштылар.
Саха-Якутия республикасыннан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Дарья Слепцова Татарстанга бер дулкынлану белән килүен әйтте. Чөнки ике республика арасында цифрлы ярдәмче булдыру буенча хезмәттәшлек эшләре башланып киткән була.
– Без үзебездә «Саина» дип аталган цифрлы ярдәмче булдырдык. Татарстандагы коллегаларыбыз аның белән бик кызыксынды һәм без булган мәгълүматлар базасы белән ярдәм иттек. Сезнең ярдәмчегез «Гаилә» дип атала. Ул татар телендә дә эшли. Татарстанда туган телгә зур урын бирелү шуннан да күренеп тора, – диде Дарья Слепцова. Саха-Якутиядән килгән кунаклар киңәшмәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. «Беренче чиратта сездә алып барыла торган бәйгеләр, проектларның күплеге шаккатырды. Алар Татарстанның төрле яшьтәге халкын берләштерә. Бу утырыш ел да төрле төбәкләрдә үткәрелә. Ләкин Татарстандагы кебек кунакчыллык әле бер җирдә дә күрсәтелгәне юк иде. Киләсе елда чараны үткәрәчәк төбәккә бик авыр булыр, дип уйлыйм. Чөнки Татарстанны уздырып оештыру мөмкин булыр микән?» – диде Дарья Слепцова.
Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова үз чиратында, демография мәсьәләләре, туучыларга ярдәм итү, гаилә институтын ныгыту – дәүләтнең һәм җәмгыятьнең иң мөһим бурычлары булып тора, дип белдерде. Аның сүзләренчә, республикада төрле проектларны эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда аларның гаиләләргә нинди файда китерәчәген исәпкә алалар.
– Үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге саннар белән генә түгел, ә бу карарлар нәтиҗәсендә гаиләләрнең никадәр нык һәм бәхетлерәк булулары белән дә үлчәнә. Мисал өчен, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» проекты барлык категория гаиләләрне колачлый, – диде Эльвира Әхмәтова. – Нык, бәхетле гаиләләр, династияләр, күпбалалы һәм күпбуынлы гаиләләр – республиканың горурлыгы. Яшь буынны гаилә коруга һәм балалар тудыруга әзерләүне Татарстан ЗАГСлары мәктәп эскәмиясеннән алып бара. «Гаилә белеме дәресләре» һәм «Яшь гаилә мәктәбе» гаиләгә һәм ата-анага мөнәсәбәтне формалаштырырга ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез