Газетага язылу

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында Илдус Мортазинның «Хәрәкәт» күргәзмәсе ачылды

Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Илдус Мортазинның «Хәрәкәт» шәхси күргәзмәсе ачылды.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында Илдус Мортазинның «Хәрәкәт» күргәзмәсе ачылды

Илдус Мортазин – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге, ЮНЕСКО АИАП халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе, Россия рәссамнар иҗат берлеге һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның үзгә бер стиле бар. Ул фигуратив реализм белән декоратив элементларны берләштерә. Рәсемнәрендә милли калорит та чагыла: Көнчыгыш сәнгате һәм Европа постимпрессионизмы традицияләренә йөз тота. Илдус Мортазин иҗатында традицияләр һәм бүгенге заман сулышы очраша.

Рәссамны Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дерзиров котлады. «Илдус Хаҗи улының барлык картиналарыннан да нур бөркелә. Аларга карагач күңелдә өмет уяна,  милли төсмерле булулары белән аерылып тора. Мин аның талантына сокланам. Минем дә кабинетымда Илдус абый ясаган Түбән Камадагы мәчет рәсеме эленеп тора», – диде ул. 

Күргәзмәдә күптөрле сәнгать дөньясын ачучы рәсемнәр тәкъдим ителде. Биредә «Сабантуй» рәсемнәр сериясенең бәйрәмчә мохитеннән алып татар халкы язмышында зур урын тоткан тарихи образларга багышланган иҗат җимешләре урын алган.

– Илдус Хаҗи улының беренче картинасын сатып алучы – мин. Мин аның иҗатын башыннан ук күзәтәм, аның үзгәрүен, үсешен күрәм. Чыннан да рәсемнәре җиңеллек, яшәү дәрте бирә, – диде VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова.

Икенче залда батырлар, хакимнәр һәм күренекле шәхесләр образларын (Олуг Мөхәммәд, Сөембикә, Кол Гали) да күрергә мөмкин. Алар детальләрен җентекләп эшкәртү, сәнгатьле пластика һәм төс символикасы белән аерылып торалар.

«Изге хәбәрләр», «Киләчәк буыннар өчен» картиналары аерым бүлек тәшкил итә. Аларда рәссам кешелекнең һәм буыннар дәвамчанлыгының мәңгелек мәсьәләләрен яктырта.

– Бу минем яңа вазыйфада беренче тапкыр күргәзмә ачуым һәм ул нәкъ менә Илдус Мортазинныкы булу – зур горурлык. Аның иҗаты – чын мәгънәсендә хәзинә. Мондый проектлар бу сүзнең мәгънәсен ача, – диде Дәүләт сынлы сәнгать музееның директоры Дамир Натфуллин.

Илдус Мортазин ачылышка килгән кунакларны сәламләде. 

 

– Иҗатыма шундый дәрәҗәле шәхесләр бәя бирүенә бик шатмын. Сез булганда гына рәссам буларак үсәм, илһамланам, иҗат итәм, – диде үз чыгышында. 

        

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре