Салкын тигәндә 1 литр суга 25 г яран гөл яфракларын салып, 10 минут кайнатып, бераз суынгач, тамакны чайкау тизрәк терелергә ярдәм итә.
Кан басымы күтәрелгәндә яран гөлнең яфрагын кулда угалап, бераз суын чыгарып, беләзек турысына куеп тору хәлне яхшыртырга мөмкин.
Тирегә яран гөл составындагы эфир майлары уңай йогынты ясый. Яран яфрагы төрле тимгелләрне бетерә, экземаны дәвалаганда ярдәм итә, үлекне суыра, пешкән, янган тирегә тизрәк төзәлергә ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез