Студент чакта машина түгел, автобуста бер аякта басып кайтырга урын булса да куанычыбыз эчебезгә сыймый. Мичкәгә тутырылган балыклар кебек төялсәк тә, бер көйгә тирбәлеп тик кайтабыз. Сыя алуың – бәхет! Ул вакыттагы автобус йөртүчеләр әкәмәт кызык кешеләр иде. Телгә тапкыр, баскан җирдә сине җир тишегенә кереп китәрлек итеп оялта беләләр. Казаннан Әтнә районының Чишмәле Сап авылына кадәр йөри торган автобуста эшләүче Самат абыйны күпләр хәтерлидер. Автобуска кереп, акча җыя башлауга ук студентларның башын әйләндереп ала. «Егет, син 10 ел укыйсың бугай инде, гел студент таныклыгыңны күрсәтәсең. Тиздән пенсионерныкына күчәрсең, билләһи». Акча биргәч, билет сораучылар да авызларын ник ачканнарына үкенерлек була. «Кайсыгызга билет кирәк анда? Билетка утырып кайтасыңмы син, әллә автобускамы?» – дип төртмәле теле белән тамыза Самат абый. Студентлар керүгә: «Әбиләр, сөт, каймакларыгызны барлагыз, ач студентлар керде», – дип кисәтергә дә онытмый.
Самат абый белән сүз көрәштереп булмый, авылга кайтасы, артыннан ук диярлек шәһәргә китәсе бар. Безнең якка йөри торган бердәнбер автобус бит. Беркая да туктамый гына алып кайтып җиткерсә, рәхмәт. Юл өстендәге Түбән Бәрәскә авылында туганнары яши, шунда берәр сәгать ял итеп, чәйләп чыгарга да күп сорамый абзыебыз. Җәяү кайта алмыйсың, Самат абыйның кунак булганын бөтен автобус белән көтеп утырабыз.
Ничек кенә кырыс булып кыланса да, юл кырыенда торган бер генә мәктәп укучысын да калдырып китми иде үзе. Балалар автобуска керүгә: «Көндәлекләрегезне күрсәтегез, «икеле» капчыкларын алып кайтмыйм», – дип өркетеп ала. Самат абыйның автобусына утырып йөрер өчен генә дә «икеле» алмассың, билләһи! Тәрбиясен дә, тормыш сабагын да бирә шулай.
Авылдан китү үзенә бер рәхәт. Әти-әни янында студентның тамагы туйган, сумкага шыплап тулган әни күчтәнәчләре дә күңелне җылыта. Кичен булган хәлләрне искә төшереп сөйләшү-көлешүләр, киләсе ялга кайту-кайтмаулар хәл ителә. Бер мизгелгә автобус тынып кала, төне буе урамда йөргән студентлар йокыга куера башлый. Берсенең тамагы ачып, сумкадагы теге күчтәнәч пакетының бер чите ачыла, автобуска өчпочмак исе тарала...
Авылга күптән инде машинада гына җилдереп кайтсак та, юлдагы автобусны күргән саен Самат абый искә төшә. Хәзерге балаларны аңа утыртып җибәрсәң, сөйләшә, шаярта алмый интегер иде. Кулларында телефон, колакларында колакчыннар булган яшьләргә төртмәле сүзләр дә барып җитмәс иде. Үзебез дә Самат абыйлар белән түгел, телефон белән генә аралашырга күнегеп беттек. «Әйдәгез!» – дисә, бүген үк авылга әни янына, яшьлегемә кайтып килер идем. Ялларга гына булса да...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез