Финалда 13 кыз көч сынашты. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.
«Татар кызы – 2026» исеменә Үзбәкстаннан Әминә Мәхмүдова ия булды.
«Мине татар кызы исеменә лаеклы итеп сайлаганыгыз өчен зур рәхмәт. Күңелемдә бик күп сүзләр, ләкин иң зур рәхмәтем – әти-әниемә. Минем һәр җиңүем артында аларның мәхәббәте, тәрбиясе һәм ышанычы тора. Бу җиңү минеке генә түгел, аларныкы да. Мин Татарстан Рәисенә, Бөтендөнья татар конгрессына һәм барлык оештыручыларга рәхмәтле. Безгә, татар кызларына, милләтебезне, телебезне дөньяга танытырга мөмкинлек бирүегез өчен рәхмәт. Безне шулай җылы, бик матур итеп каршы алган Төркмәнстан халкына зур рәхмәт», – дип сөйләде ул сәхнәдән җиңүен белгәч.
Җиңүче кызга иртәгә Төрекмәнстан башлыгы исеменнән автомобиль тапшырачаклар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез