Алмаз Хәмзинның «Әхмәт маҗаралары»: Эх, лутчы авылга кайтып, дояркага гына өйләнгән булсам!..»

Минсез уволить иткәннәр

Әхмәт – искиткеч оста баянчы. Аның уйнавын атаклы җырчыбыз Таһир Якупов та бик ярата иде. Җәй көннәренең берсендә Әхмәтнең даһи музыкант икәнен «юарга» Таһир, мин, Әхмәт бер мәктәп ишегалдына кердек. Соңгы «бомба» да эчелеп бетте.

Шулчак Әхмәт, капылт кына:

– Карагыз әле, егетләр, мин бу мәктәптә эшлим бит, акча бирмиләр микән? – диде дә мәктәпкә кереп китте.

– Вәт Әхмәт! – дип, без куанып калдык.

Көтәбез, көтәбез Таһир белән, ниһаять, чыкты да:

– Мине күптән увольнять иткәннәр икән инде, – диде.

 «Сәер» концерт

Бервакыт Әхмәт миңа:

– Алмаз, бер үтенечем бар иде, – диде. – Үзең беләсең, мин бит теге Татарстан урамында яши торган бүлмәм өчен домоуправлениедә дворник булып чутланам, менә шуларга синең белән иртәгә 8 Мартка багышланган концерт куясы иде.

– Нинди сүз булырга мөмкин, Әхмәт, билгеле, куябыз. Син дигәндә, мин…

– Ярый алай булгач, килештек, автовокзал артындагы домоуправлениедә сәгать дүрттә очрашырбыз. Пока!

– Пока!

Бераз киткәч, Әхмәт, кире борылып:

– Алмаз, карале, онытканмын әйтергә, иртәнге сәгать дүрткә иде ул.

Мин аптырап калдым, ләкин сер бирмәскә тырыштым:

– Дүрткә тек дүрткә! Пока!

– Пока!

Икенче көнне иртәнге өчтә торып, берәүне дә уятмый гына өйдән чыгып киттем. Бер сәгать җәяү барасы. Төнлә каян булсын транспорт. Барам, барам, үзем уйлыйм, мәйтәм, кем килсен инде иртәнге дүрткә концерт карарга.

Урам тып-тын, эт тә юк, мәчеләр генә әллә каян кайтып баралар.

Килеп керүем булды домоуправлениегә, йөзләгән хатын-кыз умарта күче сыман гөжләп куйды. Әхмәт Салих Сәйдәшев маршын уйнап җибәрде, мин «Дарите женщинам цветы»ны җырлыйм. Китте бүләкләүләр. Бер сәгатьләп концерт куйганнан соң, мин, шәһәр транспорты белән өйгә кайтып, тыныч кына хатынның җылы куенына кереп яттым.

Берзаман хатын уята:

– Тор, хөрәсән, син бит Әхмәткә концерт куярга барырга вәгъдә иткән идең…

– Кайттым бит инде, – мәйтәм.

Куабыз, имеш

Әхмәт белән «Комсомолец» клубында бергә эшләгән чаклар. Ул – баянчы, мин – сәнгать җитәкчесе. Әхмәт эшкә йөреп бик куандырмый.

Беркөнне төзелеш трестының (безнең клуб шуныкы иде) профком рәисе, хөрмәтле кеше Геннадий Васильевич Подтопкин:

– Надоело, к черту, уволим, позови его, как появится! – диде.

Әхмәтнең күренүе булды, киттек Подтопкинга.

Геннадий Васильевич җайлап кына сүз башлады:

– Ахмет, нельзя же так, мы тебя уважаем, а ты даже на работе не появляешься.

Әхмәт үзенең сакаурак акценты белән:

– Как, я же работаю, Геннадий Васильевич! Спроси у Алмаза Наиловича!

Менә сиңа мә, мине китереп кыстырды.

Ни дип җавап бирергә белмичә мыгырданып торам:

– Классный баянист, – мәйтәм.

– Насчет классности слов нет, но ведь на работу ходить-то надо, уволим мы тебя, Ахмет!

Гомер күрмәгәнне Әхмәт кызып китте:

– Если, Генка, честно сказать, шиш ты сыграешь на моем баяне, а я на твоем месте запросто смогу работать, здесь за столом сидеть много ума не надо!

– Подожди, Ахмет, причем тут моя работа? Если ты устроился, будь добр, ходи на работу, никто ничего не скажет.

– Я бы тебе, Генка, конечно, сказал бы, здесь уважаемый Алмаз Наилович есть, не буду говорить. Давай увольняй! Я себе работу найду, а вот ты, Генка, вряд ли сможешь найти такое теплое место.

– Ахмет, не горячись!

Аптырагач, Подтопкин өстәл астыннан бер ярты аракы чыгарып куйды.

Әхмәт:

– Вот, с этого надо было начинать, а ты: «Уволю, уволю!»

Бу язвылар булмас иде

Берзаман Әхмәт шылтырата.

– Алмаз…

– Әйе, әйе, – мәйтәм, – Әхмәт, акча бирәләр.

– Мин акча сорамадым бит әле.

– Ну бит инде, синең акча биргән көнне генә шылтыратуың миңа билгеле.

– Акча язганнармыни? Үз күзләрең белән күрдеңме?

– Язганнар, язганнар, үз күзләрем белән күрдем.

– Алай булгач, мин хәзер килеп җитәм, янәшәдән генә шылтыратам, рәхмәт инде язганнары өчен.

Биш минуттан акчаларын алып Әхмәт килеп тә керә.

– Эх, жизен, блин, шушы сиксән тәңкә өчен эшләп йөр инде, лутчы авылга кайтып, дояркага гына өйләнгән булсам, хатынга – Герой соцтруда, миңа заслуженный механизатор бирерләр иде. Парной сөт эчеп ятсам, бу язвылар булмас иде.

 

(«Озак яшисегез килсә…» китабыннан)


Фикер өстәү