Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко автомобиль юллары челтәрен һәм гомумән юллар инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Чарада «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын төзүнең эшче мәсьәләләре каралды.


Фикер өстәү