Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зәй районына сәфәр кылды

Бүген Татарстан Премьер-министрыЗәй районында эш сәфәрендә булды. Алексей Песошин район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә Зәй ГРЭС ында булды, биредә 850 МВт куәтле яңа пар-газ җайланмасы төзеләчәк. Яңарту эшләрен 2025 елда тәмамлау планлаштырыла.

Аннары Премьер-министр Зәй районы Советы утырышында катнашты, аның барышында 2021 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.
Алексей Песошин ассызыклаганча, бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе Є халыкның керемнәрен арттыру. Зәй районында уртача хезмәт хакы 39,5 мең сум тәшкил итә — бу республикада 17 урын. Ел нәтиҗәләре буенча фәкыйрьлек дәрәҗәсе 7,5% ка җитә. «Бу якынча Зәйдә яшәүче 4 меңгә якын кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк дигән сүз. 2022 елга бурыч – фәкыйрьлек дәрәҗәсен республикадагы уртача 6% дәрәҗәсенә кадәр киметү», – диде Премьер-министр.
Ул билгеләп үткәнчә, районда эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышлы үсә. Шул ук вакытта шәһәрнең эре предприятиеләре эшчәнлеге еш кына әйләнә-тирә мохитне пычратуга бәйле. «Халык контроле» системасына гражданнардан шәһәр һәм районда һава сыйфатына карата шикаятьләр килә. Мин предприятиеләр тарафыннан калдыкларны эшкәртүнең алдынгы технологияләрен сафка кертү һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны юк итүгә юнәлдерелгән эш алып барылуын беләм. Бу юнәлештә билгеләнгән бурычларның тулысынча тормышка ашыруына ирешүегезне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин район җитәкчелегенә.
Хөкүмәт башлыгы Зәй районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерларның берсе булуын һәм республиканың аграр комплексы үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул кайбер проблемалы мәсьәләләрне дә билгеләде: эре мөгезле терлекләр саны кимү, хуҗалыкның кече формаларын үстерү өлкәсендә активлык җитмәү. Моннан тыш, район агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча артта кала.
Шулай ук Премьер-министр Зәй районы икътисадында кече һәм урта бизнесның өлеше зур булмавын билгеләп үтте: 2021 елда ул 11,5% тәшкил итә. Бу – республика шәһәрләре һәм районнары арасында 37 урын. Әлеге күрсәткечне эре предприятиеләр продукциясенең тулаем төбәк продуктындагы өлеше зур булу белән дә аңлатып була. Әмма район чагыштырмача күрсәткечләр буенча да калыша. Мәсәлән, кече һәм урта бизнес секторында эшләүчеләр саны буенча район 32 урында. Алексей Песошин район хакимиятен эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирергә өндәде.
«Гомумән алганда, Татарстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Зәй районы халкына рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең район алга таба уңышлы икътисади үсеш һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык кирәкле ресурсларга ия», – диде Алексей Песошин утырышта.


Фикер өстәү