Чаллыда «КАМАЗ» һәм Россия Фәннәр академиясенең үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда.

Эш сәфәренең төп максаты — «КАМАЗ» ГАҖ һәм Россия Фәннәр академиясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу, дип яза Президентның матбугат хезмәте.

Киңәшмә «КАМАЗ» ГАҖ дирекциясе бинасында узды. Чарада кереш сүз белән Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин чыгыш ясадылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов машина төзелеше тармагы алдында торган бурычларны билгеләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге киңәшмә җитди темага – фән һәм җитештерү багланышларына багышланган. «КАМАЗ» бүген илебезнең машина төзелешендә лидер компания булып тора, – диде ул. —  Соңгы елларда күп эш башкарылды. Һәм лидерлык позициясен саклап калу өчен фәннең катнашуы, фәнни казанышларны куллану зарур. Моннан башка катлаулы була».

Киңәшмә барышында электр һәм водород транспортын, интеллектуаль идарә системалары булган транспорт чараларын үстерү тенденцияләре һәм перспективалары, булган фәнни-тикшеренү эшләрен һәм РФА кадрлар потенциалын исәпкә алып, яңа конструкция материалларын куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү