Белгечләр “Омикрон” йоктыручыларның тавышсыз калу куркынычы турында кисәтә

Югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Sputnik радиосы хәбәрчесенә коронавирусның “омикрон” штаммын йоктырган кешенең тавышы карлыгып калу яки бөтенләй югалу ихтималын белдергән. Медик басым ясап әйткәнчә, аеруча тамагында миндаль бизләрен алдырган кешеләргә яный бу.

Шул ук вакытта табиб-инфекционист Евгений Тимаков кайбер очракларда, кеше коронавирус йоктырса да, ПЦР-тест чирне “күрсәтмәвен” аңлаткан. Аның әйтүенчә, беренчедән, биоматериал җитәрлек күләмдә алынмаганда тест тискәре нәтиҗә күрсәтергә мөмкин. Икенчедән, биоматериал алганда, вирусның инде борын куышлыгыннан һәм тамактан түбәнгәрәк төшеп киткән булуы бар. Шуңа күрә табиб ПЦР-тест нәтиҗәсе тискәре булган очракта да башкалар белән аралашуны чикләргә киңәш иткән.
Инфекционист әйтүенчә, “омикрон” штаммы инкубация чорында бигрәк тә күп вирус бүлеп чыгара.


Фикер өстәү