Туберкулезның сулыш аша йога торган яңа штаммы таралган

Бөекбританиядә туберкулезның яңа штаммы ачыкланган. Белгечләр ул тиз арада бөтен Европага таралырга мөмкин, дип кисәтә.

Галимнәр чаң суга: туберкулезның яңа штаммы әлеге чирнең моңа кадәр билгеле булган төрләреннән күпкә куркынычрак. Аннан үлүчеләр саны да күбрәк булачак, дип фаразлый алар. Хәзерге вакытта туберкулезның яңа штаммын Бөекбританиядә яшәүчеләрнең дүрттән бере йоктырган инде. Ул сулыш аша тарала.

“Туберкулезның яңа штаммы авыру кеше янында басып торсаң да, йога. Ул бернинди симптомнарсыз гына уза”, – дип кисәтә эпидемиологлар.

Билгеле булганча, моңа кадәр әлеге чир ютәл аша йога дип санала иде.
Сер түгел: туберкулез белән авыручылар саны болай да арта бара иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2020–2022 еллар аралыгында дөньяда әлеге чирне йоктыручылар саны 500 меңгә арткан. Белгечләр моны пандемия чорында күп кенә чирләргә каршы көрәшкә игътибар кимү белән аңлата.
Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансерыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 100 мең кешегә 16,8 туберкулез очрагы туры килә. Бүген Татарстанда якынча 1,5 мең кеше туберкулездан дәвалана. Чирнең йогышлы формасы белән авыручылар шундук хастаханәгә салына. Авыру йогышлы булудан туктаганчы, шунда дәвалана алар. Аннары табиблар контроле астында ял йортында яки өйдә торып дәваланып бетәләр. Авырып терелүчеләр берничә ел дәвамында диспансерда исәптә тора.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов фикеренчә, туберкулез белән шаярырга ярамый.

– Туберкулез һава аша йога. Моның өчен авыру кешенең бер тапкыр төчкерүе дә җитә. Вакытында дәваланмаса, авыру кеше елына уртача 10-15 кешегә зыян салырга мөмкин. Туберкулез йоктырган кеше йөткергәндә, гадәттә, канлы какырык бүленеп чыга. Бу – әлеге чирне башкаларыннан аерып тора торган иң төп билгеләрнең берсе, – ди табиб. – Моннан тыш туберкулез йоктырган кешене хәлсезлек борчый, аның күкрәк читлеге авырта, ул тиз арада ябыга, төнлә тиргә батып уяна, тәнен бизгәк тотарга да мөмкин. Әлеге билгеләрнең берсе генә булса да күзәтелә калса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 


Фикер өстәү