Газетага язылу

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановны Людвиг Нобель премиясен алуы белән котлады

Төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстан Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Людвиг Нобель премиясе бирелү уңаеннан котлау юллаган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Төркмәнстан халкы исеменнән Сезне күренекле казанышларыгыз һәм Россиянең икътисади, сәнәгый һәм фәнни-техник потенциалын ныгытуга, эре инфраструктура һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәнегез өчен Людвиг Нобель премиясе бирелү белән чын күңелдән котлыйм», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Бердымөхәммәдов билгеләп үткәнчә, бу бүләк Миңнехановның югары профессионализмын, аның күпьеллык намуслы хезмәтен һәм Татарстанның социаль-икътисади, индустриаль, технологик һәм гуманитар үсеше өчен зур тырышлыкларын раслый.

Котлауда Татарстан Республикасы Рәисенең татар халкының борынгы, бай һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклаудагы һәм арттырудагы казанышлары аерым билгеләп үтелә. Бердымөхәммәдов искәрткәнчә, Татарстанның күпмилләтле халкы тарафыннан зурлап билгеләп үтелә торган Сабантуй бәйрәме, шулай ук Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Татар кызы» бәйгесе үз тамырларына ихтирамлы мөнәсәбәтне һәм милли гореф-гадәтләрне үстерүгә омтылуны ачык күрсәтә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре