7 ел элек булган җинаять ачыкланган: 16 яшьлек кызны сөйгәне үтергән

2014 елның августында Уфа шәһәренең Машина төзүчеләр урамындагы фатирда 16 яшьлек кызның гәүдәсе табыла — кыз су тулы ваннада яткан. Полициягә мәрхүмәнең йөргән егете мөрәҗәгать итә, кыз анда кунакта була.

Егетнең сүзләренә караганда, ул иртән каядыр барган, ә кайткач, кыз ишекне ачмаган. Егет фатирга балкон аша кереп, сөеклесенең мәетен тапкан. Күршеләре һәм танышлары егетнең сүзләрен раслаган. Ул чакта хокук сакчылары гаеплене тапмаган.

Әмма 2021 елда криминалистлар янә эш материалларын өйрәнә, егет һәм аның дусларының шалтыратуларын җентекләп тикшерә, һәм егетнең кызның үлеменә катнашлыгы барлыгын раслый. Тупланган дәлилләрдән соң, 30 яшьлек ир үз гаебен таныган.

Ул вакытта егет сөеклесенең башын ваннага тыгып тончыктырган була.


Фикер өстәү