Әбине мәсхәрәләгәннән соң буып үтергән егет гаебен 24 елдан соң таныган

Башкортстанда 1999 елда олы яшьтәге хатын-кызны көчләү һәм үтерү буенча эш ачылган. Төбәк Тикшерү комитеты криминалистлары республика буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Уфада яшәүче 39 яшьлек ирнең җинаятьләргә катнашы булуын ачыклаган. Бу хакта Кызыл таң хәбәр итә.

Благовещен районының Иске Илек авылында үз өендә 83 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылу турында хәбәр 1999 елның сентябрендә килгән. Җинаять эше кузгатылган, тик ул вакытта үткәрелгән тикшерү-оператив чаралар җинаятьчене ачыклый алмаган. Әмма һәлакәт урынын тикшерү барышында һөҗүм итүченең биологик эзләре табылган, алардан ДНК-профиль бүлеп алынган.

2022-23 елларда криминалистлар, республика буена Эчке эшләр министрлыгы экспертлары белән берлектә, яңа эксперт мөмкинлекләрен куллану өчен узган еллардагы ачыкланмаган җинаятьләр буенча матди дәлилләрне анализлау эше барышында чагыштырма тикшеренүләр үткәрә һәм элек җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр өчен хөкем ителгән бер кешенең генетик профиленә туры килү ихтималлыгы нәтиҗәләрен ала.

Шулай ук шикләнелүче тикшерелгән һәм аны кылынган җинаятькә катнашы булу-булмавын ачыклау өчен башка чаралар комплексы башкарылган. Нәтиҗәдә, җинаять кылынган чорда ул вакытта 16 яшьлек үсмернең шул ук авылда туганнарында кунакта булуы ачыкланган. Сорау алу барышында ир кылган эшен таныган һәм тәүбә иткән.

Тикшерү версиясе буенча, 1999 елның 4 сентябреннән 5 сентябренә каршы төндә исерек хәлдә булган ир заты авыл клубына барып, дуслары белән спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, әбинең йортына тәрәзә ватып керә. Өлкән яшьтәге хатын аны күреп, кычкыра башлый, ул вакытта һөҗүм итүче аның башына металл чәйнек белән берничә тапкыр тондыра, аннары көчли, ә соңыннан буып үтереп кача.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.


Фикер өстәү