Казанда тимер юлда ут төртүдә шикләнелүче ир-атны ДНК-анализы ярдәмендә тоткарлаганнар

Казанда тимер юлның реле шкафларына ут төртүдә шикләнелүче ир-атны ДНК-анализы ярдәмендә тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәге җитәкчесе Әнәс Мөхәммәтҗанов сүзләренә таянып яза.

Гадәттән тыш хәл 2023 елның маенда булган. Бер адәм “Дәрвишләр” станциясе белән “804нче чакрым” станциясе арасында урнашкан дүрт реле шкафына ут төрткән. Бу исә поездларның тоткарлануына китергән. Зыян күрүчеләр булмаган.

Криминалистлар ут төрткән урында җинаятьченең бик күп эзләрен, шул исәптән биологик эзләрен тапкан. ДНК-экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә, ул учетка куелган.

Полиция хезмәткәрләре шул ук елның июлендә Татарстан территориясендә теракт әзерләгән ир-атны тоткарлаган. Аның ДНК-анализы реле шкафларына ут төртелгән урында табылган эзләргә туры килгән. Шулай итеп, җинаять ачылган.


Фикер өстәү