Фирдүс Тямаев Казанда СВО каһарманнарына багышлап хәйрия концерты уздырган

Татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев 1-10 мартта Казанның “УНИКС” залында концертлар уздыра. Кичәгесен ул Украинадагы махсус хәрби операция каһарманнарына багышлаган, дип яза “БИЗНЕС Online”.

Тамашага махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләр, аларның якыннары, шулай ук һәлак булганнарның аналары һәм тол хатыннары чакырылган. Җырчы агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, ул татар эстардасы йолдызлары арасыннан мондый хәйрия концерты уздырган беренче артистка әйләнгән.

“2022 елда булды ул. Анда һәлак булган егетләрнең әниләрен, хатыннарын чакырдым. Хәрбиләрне искә алдык, бергәләшеп елаштык, хатын-кызларга чәчәкләр өләштек. Шуннан соң алар, Фирдүс безне тагын чакырырмы икән, дип кызыксына башлады. Күңелемә бик хуш килде бу сүзләр. Шулай итеп, 2023 елда тагын чакырдык. Ягъни инде традиция булдырдык, – дип сөйләп үткән Тямаев. – Ә быел мондый концертны зуррак итеп 6 мартта үткәрергә булдык”.

Концерт җырчының иң дәртле җырларыннан берсе – “Ак кораб”тан башланып киткән. Искиткеч матур тамаша дүрт сәгать дәвам иткән. Кичә барышында Тямаевка Нурлат шәһәре һәм Нурлат районының мактаулы гражданины исемен бирү турында таныклык тапшырылган.


Фикер өстәү