Узган елда Татарстанда 2 мең кешедә глаукома тапканнар

Узган елда Татарстанда 2 мең кешегә глаукома диагнозы куелган. Республика клиник офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире, глаукома җәмгыяте әгъзасы Ольга Зверева “Татар-Информ”да узган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

“Хәзерге вакытта республикада 38 меңгә якын кеше глаукома диагнозы белән яши. 2020 елда мондый сырхаулар саны 36 мең иде. 2023 елда 2 мең кешедә әлеге чир ачыкланды. Сырхауларның саны арту – уңай күренеш. Ник дигәндә, беренчедән, аларның яше арта – быел гомер озынлыгы 75 яшьтән күбрәк тәшкил итте, икенчедән республиканың офтальмология хезмәте глаукоманы актив төстә ачыклап, мондый сырхауларны күзәтеп тора”, – диде табиб.

Исегезгә төшерәбез: бигрәк тә 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр глаукомадан ешрак интегә.

Ольга Зверева әйтүенчә, 38 мең сырхауның 32 меңе генә диспансер күзәтүендә тора. Кызганычка, калганнары диагноз куелганнан соң табибка йөрми һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итми. Белгеч басым ясап әйткәнчә, глаукоманы ачыклау гына түгел, бәлки күзгә даими рәвештә дару тамызу һәм табибка кимендә яты елга бер тапкыр күренү мөһим.


Фикер өстәү