Чыгарылыш сыйныф укучылары бер фәннән БДИне июнь аенда кабат тапшыра алачак

Чыгарылыш сыйныф укучылары инде июнь аенда ук бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшыра алачак. Шулай итеп, вузга керү кампаниясе тәмамланганчы, алар яңа нәтиҗәгә өметләнә алачак, дип белдергән Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Чыгарылыш сыйныф укучылары быел июнь аеннан шундый мөмкинлеккә ия булачак”, – дип билгеләп үткән ул.

Музаев әйтүенчә, имтиханны яңадан тапшырганнан соң ике билгенең берсен сайлап булмаячак, чөнки беренче билге юкка чыгарылачак. Үзгәрешләр якын арада БДИ уздыру тәртибендә һәм имтиханнар расписаниесендә чагылыш табачак.

“Укучы теге яки бу сәбәпләр аркасында (әйтик, дулкынланып, каушап калган булырга мөмкин) БДИне уңышсызрак тапшырса, имтиханнар арасыннан берсен кабат тапшыру хокукына ия булачак”, – дигән ведомство вәкиле.

Аның сүзләренә караганда, төбәкләр белән консультацияләр алып барыла да икән инде. Яңалыкның төп максаты – абитуриентның укырга керү өчен документларын вакытында тапшыра алуы.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында вузларга кабул итү кампаниясе тәмамланганчы бер фән буенча БДИне кабат тапшыру тәкъдиме белән чыкты.


Фикер өстәү