Рөстәм Миңнеханов генерал-майор Дамир Садретдиновны тәкъдим итүдә катнашты

Бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллективына яңа министр Дамир Садретдиновны тәкъдим иттеләр. Министрлыкның төп бинасында узган чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм видеоконференцэлемтә аша Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев катнашты.

Генерал-майор Дамир Садретдиновның эчке эшләр органнарында 1994 елдан бирле хезмәт итә. Ул Әстерхан өлкәсендә, Хакасия Республикасында, Ханты-Манси автоном округында- Юграда җитәкчелек вазыйфаларында хезмәт иткән.

Татарстан Рәисе Дамир Садретдиновның Татарстан буенча эчке эшләр министры вазыйфасында ведомствоның эш сыйфатын югары дәрәҗәдә саклап калачагына, аның эшчәнлегенә яңа импульс бирәчәгенә, коллективның җайга салынган эшен тәэмин итәчәгенә ышаныч белдерде. «Соңгы елларда, күп очракта югары профессионализм, хезмәт сөючәнлек, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең фидакарьлеге аркасында, Татарстанда криминаль вәзгыять тотрыклы кала», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, соңгы ике атнада министрлыкның шәхси составы «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын үткәргәндә куркынычсызлык тәэмин итте. Татарстан Рәисе аларга намуслы эшләгәннәре һәм җаваплы булганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Сезнең эшчәнлектә өстенлекле юнәлешләр үзгәрешсез калды», – диде ул министрлык хезмәткәрләренә һәм киләсе атнада Россия Президентын, соңрак Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачагын искә төшерде. Монан тыш, быел Татарстанда халыкара дәрәҗәдәге зур чаралар узачак. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, зур чараларны уңышлы уздыру зур әзерлек таләп итә.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, республика министрлыкка һәрвакыт финанс һәм матди-техник ярдәм күрсәтә. Соңгы елларда полициянең участок вәкаләтле хезмәткәрләре өчен 179 административ-торак комплексы файдалануга тапшырылган, 129 участок полиция пункты һәм 194 тәртип саклау пункты эше тәэмин ителгән. «Имин шәһәр» системасы үсеш ала. Моннан тыш, республика ведомство хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту, хезмәт транспорты белән тәэмин итү һәм башка эшләрдә үз өлешен кертә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы системасының күп кенә объектлары республика капиталь ремонт программасына керә. Шулай ук республика бюджеты акчалары хисабына яңа административ биналар төзелеше дәвам итә. Республика киләчәктә дә хокук саклау органнарына нәтиҗәле хезмәт өчен шартлар тудыруда ярдәм итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Моңа кадәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белән 12 ел дәвамында Артем Хохорин җитәкчелек итте. «Без министрлык коллективы Артем Валерьевич Хохорин җитәкчелегендә башкарган зур эшне югары бәялибез. Бу елларда төгәл механизм төзелде, ул бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә, куелган максатларга теләсә нинди шартларда ирешергә мөмкинлек бирә. Бу безнең республиканы һәрвакыт аерып торды», – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе республика халкының эчке эшләр органнарына ышанганын әйтте.


Фикер өстәү