Президентның туганы Казанда Владимир Путинны хуплау комитеты бүлеген ачкан

Татарстанда “Бөтенроссия Путинны хуплау комитеты” (ВКПП) гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ачылган. Аны ачуда комитет рәисе, Россия Президентның туганы Роман Путин катнашкан. Тантана Казанда, Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды бинасында узган. Бу хакта “Бизнес Online” яза.

Путин чара башында ВКППның 2,5 ел элегрәк ничек оештырылуы турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, чит илләрдә, Россия Владимир Путинсыз ничек яшәячәк, ил ничек таркалачак, аның өлешләре белән кемнәр идарә итәчәк, байлыкларын ничек кулга төшереп булачак, дигәнрәк мәсьәләләр күтәрелгән бер мәлдә, илебезнең төрле төбәкләреннән гап-гади егетләр, сәяси вазгыять буенча фикер алышу өчен, Мәскәүгә җыелган.

“Боларның барысын да дәшми-тынмыйча гына, бармакка-бармак сукмыйча гына карап торыргамы хәзер?” – дип үзләренә-үзләре сорау бирде алар. Мәскәүдә узган конференциядә “Бөтенроссия Путинны хуплау комитеты”н булдыру турында карар кабул ителде, миңа комитетны җитәкләү тәкъдим ителде. Мин исә, запастагы офицер һәм ватанпәрвәр буларак, тәкъдимнән баш тарта алмадым. Шуннан бирле безнең комитет спорт аша яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү кебек юнәлешләрне үз карамагына алды. Махсус хәрби операция башлангач, хәрбиләр һәм зыян күргән территорияләрдә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эше оештырылды”, – дип сөйләп үткән ВКПП рәисе.
Роман Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә, шул исәптән Чаллыда комитетның 67 бүлеге эшли. Ә инде Казандагы бүлеген ачу җирле хакимиятләр белән берлектә эшләүне көчәйтеп җибәрү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү