Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 400 мең сум бирелә

Татарстанда хәрби хезмәткә контракт төзүчеләр өстәмә түләү алачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары майор Рөстәм Сафиуллин әйткән.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум түлиләр. Кичә Татарстан предприятиеләре хисабына өстәмә түләүне гамәлгә кертү турында карар кабул ителгән. “Татарстанда хәрби хезмәткә контракт төзүчеләр өстәмә рәвештә 205 мең сум акча алачак”, – дигән Рөстәм Сафиуллин.

Контракт төзү өчен паспорт һәм хәрби билет белән хәрби комиссариатка барырга кирәк. Моннан тыш Казанда яшәүчеләр документлар тутыру һәм медицина тикшерүе узу өчен “Батыр” үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Документлар рәсмиләштерү күп вакытны алмый. Медицина тикшерүе исә күп дигәндә 1,5 сәгать чамасы дәвам итә. Барысы да бер урында хәл ителә.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар, түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтына кереп укырга яки 117 һәм 8 (843) 221 44 52 телефоннары аша белешергә мөмкин. Хәрби хезмәт шартлары турында тәфсиллерәк мәгълүматлар алу өчен телефон: 8 (800) 222 59 00 яки 8(843) 299 17.


Фикер өстәү