Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшли

Казанда, «Порт» сәүдә үзәге каршында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу буенча мобиль пункт ачылды.

«Без мәгълүмати-агитация эшләре алып барабыз, атнасына ике тапкыр урыннарга чыгабыз», — дип сөйләде контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы, сержант Станислав Петров.

Мондый пунктлар Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәр-районнарында да ачыла.

«Биредә кеше гариза тутыра, алга таба тикшерү уза, Эчке эшләр министрлыгыннан, наркодиспансердан һ.б. урыннардан кирәкле кәгазьләр соратып алалар. Шуннан соң, тиешле барлык критерийларга туры килгән очракта, кеше сайлап алу пунктына килә һәм өч көннән соң хезмәт итү урынына юл тота», — дип сөйләде контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының беренче разрядлы инструкторы, старшина Сергей Сиитов.

Искәртеп узабыз, Татарстанда 25 мартка кадәр Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар өстәмә акчалата түләү алачак.

«ДОСААФ контракт төзегән очракта ТР гражданнарына – 205 мең, башка субъектлардан килгән гражданнарга 305 мең сум түли башлады. Моннан тыш, хәзер Татарстанда яшәүче гражданнар өчен бер тапкыр бирелә торган акча – 400 мең, башка субъектлардан килгән гражданнар өчен 500 мең сумнан башланачак. Бу – хәрби хезмәткәр махсус операция зонасына киткән вакытта ала торган 210 мең сум күләмендәге түләүдән тыш», — дип искәртте Станислав Петров.


Фикер өстәү