Путин законсыз агитация ясаучыларга җәза чарасын кырысландырган

Россия Президенты Владимир Путин законсыз агитация өчен штрафларны арттыру турында законга кул куйган. Хәзер моның өчен иң саллы штраф күләме 500 мең сумга тигез.

“РИА Новости” хәбәр иткәнчә, депутатлар, Дума комитетлары башлыклары Ольга Савостьянова һәм Александр Хинштейн җәза чарасын кырысландыру тәкъдиме белән чыккан.
Документта тиешсез урыннарда сайлау алды агитациясе алып бару, референдумда катнашу мәсьәләләре буена агитация алып бару, сайлау турында законны санга сукмыйча агитация материалларын булдыру, шулай ук аларны хуҗалары рөхсәтеннән башка гына теге яки бу объектларда урнаштыру өчен штрафларны арттыру күздә тотылган. Законны бозган физик затларга хәзер 5 меңнән 20 мең сумга кадәр (моңа кадәр – 1-1,5 мең сум булган) штраф түләргә туры киләчәк. Вазифаи затлар өчен штраф күләме 30-50 мең сумга (2-5 мең урынына), юридик затлар өчен – 100-500 мең сумга (20-100 мең сум урынына) җитә.


Фикер өстәү