Россиядә блогерларга салым кертергә җыеналар

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы чит ил компанияләрен YouTube кебек платформаларда рекламадан кергән табышлардан Россия блогерларына салым түләүне кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта «Ведомости» хәбәр итте.

Бу Facebook, Instagram, TikTok, Twitter һәм башка платформаларга кагылыр дип фаразлана.

Яңа төр салым бюджетка керемнәрнең артуына китерер дип уйлыйлар. Федераль закон проектын ел уртасына әзерләргә планлаштырылган.

BloggerBase тикшеренү компаниясе мәгълүматларына буенча, узган ел Россия видеоблогерлары 18 миллиард сум тирәсе акча эшләгән.


Фикер өстәү