Ростехнадзорның Идел буе идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсенә җитәкче итеп Азат Мөбәракшин билгеләнде. Бу хактагы боерыкны ведомство башлыгы Алексей Алешин имзалаган.

Азат Мөбәрәкшин 1983 елда Казанда туган. 2006 елда «Мәгълүмати-үлчәү техникасы һәм технологияләре» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын һәм 2013 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Владимир шәһәренең юридик институтының Казан филиалын тәмамлаган.

2003 елдан 2009 елга кадәр төрле шәхси компанияләрдә эшләгән. 2010 елдан 2014 елга кадәр Татарстан Мәгълүмати технологияләр үзәгендә эшләгән, шул исәптә Универсиада департаменты белән җитәкчелек иткән һәм оешманың генераль директоры урынбасары булган.

2014 елдан 2017 елга кадәр Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары, 2017-2018 елларда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары булып эшләгән. 2018 елда Ростехнадзорның Мәгълүматлаштыру идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.

Ул Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Мактау грамотасы (2013) һәм Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының Рәхмәт хаты (2013), «Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» (2013) истәлекле медале белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү