Татарстанның Дәүләт торак инспекциясен Александр Тыгин җитәкләде. Моңа кадәр ул ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетының рәисе иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган традицион республика киңәшмәсендә билгеле булды.
Киңәшмәдә Дәүләт торак инспекциясенең яңа җитәкчесен тәкъдим итүдән тыш, элеккегесен — 2008 елдан башлап, бу постны унбиш елдан артык биләгән Сергей Крайновны озату узды.
- Александр Василий улы Тыгин 1973 елның 18 маенда Чаллыда туган. «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Урал халык хуҗалыгы институтын (1994) һәм «юриспруденция» (2004) белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
- 1995 елдан 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт иткән. 2005 елда — Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының һәм Яшел Үзән шәһәренең икътисад, сәнәгать һәм финанс анализы буенча хакимият башлыгы урынбасары. 2006 елда — Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм сәнәгать буенча урынбасары.
- 2006 елдан 2007 елга кадәр — Яшел Үзән муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе. 2007 елда — Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.
- 2007 елдан 2009 елга кадәр һәм 2012 елдан 2013 елга кадәр — Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2009 елдан 2010 елга кадәр — Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары. 2010 елдан 2011 елга кадәр — ТР икътисад министры урынбасары. 2011 елдан 2012 елга кадәр — «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директорының эчке контроль һәм аудит буенча урынбасары.
- 2013 елдан 2019 елга кадәр — Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән мэры. 2019 елның сентябреннән — VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе.