Яшәү белән үлем арасында: Ленинград камалышы өзелүгә 80 ел тула

Ленинград камалышы – Бөек Ватан сугышы тарихында иң озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Герой-шәһәр, калкан булып, яуга күтәрелә. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) дәвам иткән бу мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә.


Сан

  • Камалыш чорында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 107 мең тирәсе авиация бомбасы ата. Фашистлар Ленинград каласын 1942 елда – 390, 1943 елда 2490 тапкыр көчле артиллерия һәм авиация утына тота, аны җир белән тигезләргә омтыла.

 

Белешмә

  • 1941 елның 23 июненнән Ленинград шәһәре һәм өлкәсеннән 300 мең кеше Совет Армиясенә мобилизацияләнә, хәрәкәттәге армия һәм флот сафларына баса. Шуңа өстәп, тагын 250 мең кеше фронтка озатыла. 135 мең ленинградлы халык ополчениесе дивизияләренә кушыла. Шәһәрнең һәр кешесе диярлек 27 мең км озынлыгындагы окоплар, танкларга каршы 625 км тирәсе чокырлар казуда, 5 мең дот һәм дзотлар төзүдә, танкларга каршы 49 мең тимер-бетон багана урнаштыруда катнаша, шәһәрне саклауда кискен чаралар күрә.


Тормыш юлы

1941 елның 20 ноябрендә Ленинградта ачлык башлана. Дошман Ладога күле тирәсенә килеп җитә, Ленинград округында урнашкан 200 азык-төлек складын юк итә, бу барлык резервның 52 проценты була.

1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала. Аның аша 1941–1942 ел кышында гына да шәһәргә 360 мең тонна йөк китерелә, барлыгы 1,4 млн кеше эвакуацияләнә. Ладога күле төбеннән махсус торба үткәрелә, шәһәргә нефть продуктлары җибәрелә, ә 1942 елда электр кабеле сузыла.


Якташлар

1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 декабренә кадәр Нева елгасы буендагы шәһәрне саклап, 45 меңгә якын якташыбыз һәлак була. Бу хакта безгә «Хәрби дан клубы» ассоциациясе җитәкчесе Михаил Черепанов сөйләде.

– Безнең якташлар блокаданы өзү операциясендә инде 1942 елның гыйнварыннан ук Бөек Новгород шәһәренең фаҗигале язмышы белән телгә кергән Мясной Бор станциясендә катнаша башлый. Ул вакытта «Очкын», «Гыйнвар гөрелтесе», «Нева-2» операцияләрендә катнашучылар Төньяк башкалага ярдәмгә ашыга. Соңгысы – Ленинград-Новгород һөҗүм операциясе 1944 елның 14 гыйварыннан 30ына кадәр Ленинград һәм Волхов фронтлары ярдәмендә үткәрелә. Аларга Балтыйк флоты, Ладога хәрби флотилиясе һәм авиациясе кушыла. Камалышны тулысынча өзгән көннәрдә,1944 елның 26 һәм 27 гыйнварында гына да көрәш кырында һәлак булган, төрле яралардан үлгән якташларыбызның саны 94кә тула.

«Татар башкаласы исән калсын өчен, мин рус башкаласын саклыйм». Бу сүзләрне фронтовик шагыйрь Гадел Кутуй 1942 елда яза. Ул әсәрләрендә Ленинградны саклаганда татарларның нинди батырлык күрсәткәнен сурәтли. Бу елларда Төньяк башкалада хәтта татар телендә «Ил сагында» дигән газета да нәшер ителә. Ә фашистлар, әсирлеккә төшәргә чакырып, камалышта калган шәһәр өстенә яңалиф белән язылган листовкалар ыргыталар.

– Ленинград блокадасында күпме кеше һәлак булганын без бары тик XXI гасырда гына белә алдык, – ди Михаил Черепанов. – Аңа кадәр бу хактагы документлар «яшерен» тамгасы белән сакланды. Күз алдына китерү дә авыр: 871 көн эчендә ачлыктан, салкыннан һәм бомбалар шартлаудан бер миллионнан артык җирле халык һәлак булган. Төньяк башкаланы азат итү өчен көрәшкән Кызыл Армия сугышчыларының да саны шуннан ким түгел.

Россия Оборона министрлыгы архивларыннан, хәрби комиссариатлар картотекаларыннан, Татарстан эзләнү отрядлары экспедицияләренең Ленинград һәм Бөек Новгород өлкәләрендә табылган мәгълүматларыннан күренгәнчә, камалыш елларында Ленинград өлкәсендә 21469 татарстанлы һәлак булган. Шуларның 3947се Санкт-Петербург зиратларында җирләнгән. Моннан тыш, 12914 сугышчы бүгенге Бөек Новгород территориясендә башын салган.

Ни кызганыч, бу солдатларның бер өлеше әлегә кадәр Ватан өчен сугышта һәлак булган дип танылмый. Бүген рәсми төстә бары тик 34405 якташыбыз гына Ленинград өчен сугышларда һәлак булган дип санала. Анысы да безнең эшче төркемнең тырышлыгы, эзләнүләре ярдәмендә генә ачыкланды.


Җиңү

1943 елның 12–30 гыйнварында Ленинград блокадасын өзү буенча зур күләмле операция үткәрелә. Фронтның киңлеге 45 километрга җитә. Совет гаскәрләре, тәүлегенә 3–3,5 км ара үтеп, дошманны 60 чакрымга чигенергә мәҗбүр итә. Ленинград камалышы өзелә. Калинин һәм Ленинград өлкәләре тулаем дошманнан азат ителә.

Тарих китапларыннан билгеле булганча, Гитлер 1942 елның 8 августында ук шәһәрне алу көненә багышланган тантана уздырырга ниятли. Ләкин хыялы тормышка ашмый. Ә шәһәрдә бу көнне чынлап та зур концерт була. Ләкин дошманныкы түгел, ә филармония залында Шостаковичның 7 нче симфониясе яңгырый.


Хәтер

Вафирә апа Вәлитова сөйләгәннәрдән.

– 1942 елның көзендә безне Финляндия чигеннән Ленинградка китереп бушаттылар. Ачлыктан хәлсезләнгән идек, ашарга бернәрсә юк. 125 грамм ипи бирәләр, анысы да тачка, пычакны суга манып кисәләр иде. Ике айга бер тапкыр 400 грамм ярма бирәләр иде кебек, анысы эләксә эләгә, эләкмәсә – юк. Азык-төлек карточкаларын югалтучылар да күп булды. Үзем дә бервакыт алып кайтканда икмәкне урлаттым…

Безнең өчен кайгырып, әтиебез үзе ачлыктан үлеп китте. Бик яхшы хәтерлим: 1942 елның 14 гыйнвары иде бу. Без аның мәетен күрше бүлмәгә чыгарып куйдык. Анда тагын 7–8 мәет ята. Үлүчеләр күп, аларны алып китәргә, җирләргә өлгермиләр. Күршебездә үлгән әтиләрен пешереп ашаган гаиләне төрмәгә алып киткәннәр, дигән сүзләр дә ишеттек. Сугыш безне вакытыннан алда олыгайтты, курыкмаска өйрәтте, яңадан-яңа кайгы-хәсрәтләр биреп чыныктырды. Без әни белән өч бала: мин, сеңлем Сабира, энем Габдулла калдык. Әнинең дә хәле яхшы түгел иде. «Әни, без кайчан үләбез?» – дип сорыйм әнидән. Ул исә: «Кызым, үлүен үләрбез, тик бер туйганчы ипи ашыйсы иде», – ди. Әти үлеменә бер ай булдымы икән, әнигә ипи ашатырга теләп, иртәнге 4тә кибеткә киттем. Ипи алып кайттым. Әни мин киткәндә йоклап калган иде. Кайтсам, үлгән, ипине ашата алмадым. Ул төнне энем, сеңлем белән әнине кочаклап йокладык. Икенче көнне Ачасырдан килгән Хәрирә апа белән Акъегеттән Газизә апа, әнине юып, кәфенләп, балконга чыгарып куйдылар. Бу 16 февраль иде. Әни балконда озак ятты, мәет җыеп йөрүчеләрнең безнең әнигә чираты җитмәде. Чанага салып, әнине зиратка үзебез алып киттек. Мәетен шунда калдырып кайттык. Иртәгесе көнне тагын әниебезне карарга бардык. Ләкин ул юк иде инде…

Зинаида Бушуева сөйләгәннәрдән.

– Мин 1932 елда Ленинградта тудым. Әтием хәрби кеше иде, әнием заводта эшләде. Сугыш алдыннан әтиемне Выборгка күчерделәр. Шулай итеп, гаилә белән Юховец утравына күчендек, ә берничә айдан сугыш башланды. Күп вакыт үтмәде, әтиебез һәлак булды. Без утрауда кышкы киемнәрсез һәм бернинди азык-төлексез калдык. Әни, туң җирне казып, кырдан үлән, бәрәңге алып кайткалады. Кешеләр, ачлыкка түзә алмыйча, урамда барган җирдән егылып үләләр иде. Мондый хәлне мин күп тапкырлар үз күзләрем белән күрдем. Сеңлем дә үлеп китте. Тагын бер бик куркыныч хәл күз алдымда тора. Күрше апаның бәләкәй генә эте бар иде. Башта аны кырын-кырын күзәткәләп, караштыргалап кына йөрделәр. Соңыннан ни теләгәннәрен ачыктан-ачык әйтә башладылар. Әмма күрше апа ул этне шулкадәр ярата иде ки, хәтта аның белән бергә үләргә дә әзер булды. Берничә көннән ачлыктан кыргыйланган халык аның фатирына бәреп керде, этне карават аягына бәйләп куйдылар. Утын пүләне белән бер тапкыр башына тондыру җитте, ул чинап алды да тынып калды. Мин исә бер почмакта, аш исенә түзә алмыйча, еладым да еладым. Инде этне дә жәлләми идем. Бары тик ашыйсы килүгә генә чик-чама юк иде.

Безне Ладога күле аша эвакуацияләделәр. Башта Краснодар краена, аннан Казанга китерделәр. Ленинградтагы ачлык турында беркайда да сөйләргә ярамады. Мин мәктәпкә барганда, әнием эшкә урнашканда, безне бу хакта кат-кат кисәттеләр.


«Хәтер китабы»ннан

Ленинградны азат итүдә катнашкан геройларыбыз

Лениногорск районының Сугышлы авылында туып-үскән сержант Газинур Гафиятуллин II Балтыйк буе фронтының 22 нче армиясенә караган укчылар полкында бүлек командиры урынбасары булып хезмәт итә. Ул, немец дзотының ут чәчеп торучы амбразурасын күкрәге белән каплап, батырларча һәлак була. 1944 елның 4 июнендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены белән бүләкләнә.

Нурлат районының Каравыл Тавы егете, гвардия капитаны Анатолий Кузнецов 4 нче авиация полкында хезмәт итә. Ул Балтыйк диңгезе флотының иң оста очучысы була. 270 хәрби очыш ясый, 60 һава сугышында катнаша, дошман гаскәрләрен 57 тапкыр бомбага тота, дошманның 8 самолетын бәреп төшерә, 1 очкычын җирдә юк итә. 1943 елның 19 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак була. Аңа 1943 елның 22 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Кайбыч районының Орым Тәрбите авылында туып-үскән Михаил Кузьмин Петрозаводск һәм Ленинград тирәләрендәге бәрелешләрдә катнаша. 1941 елның 21 ноябрендә Ленинград өлкәсендәге Тихвин каласы өчен барган сугышта аеруча зур батырлыклар күрсәтә. Аның экипажы танк белән бергә яна, әмма дошманга бирелми. 1941 елның 17 декабрендә аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыш чорында татар телендә 16 фронт газетасы чыгарыла. Аларда күренекле татар язучылары, журналистлар эшли. Волхов фронтының 2 нче Удар армиясенә караган «Отвага» газетасында Муса Җәлил хәбәрче була. Төньяк-Көнбатыш фронтының «Ватан өчен» газетасына язучылар Гомәр Бәширов белән Мирсәй Әмир иҗат командировкасына килә.

 


Фикер өстәү