Вильям Барабанов Ленинград камалышы турында: “Ул чакта ашамаган әйбер калмады”

Казанда Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучы батырларны үз эченә алган “Герои среди нас” (“Геройлар безнең арада”) дип аталган күчмә күргәзмә ачылды. Аны Татарстанның “Ветераннар союзы” белән ДОСААФ оешмасы әзерләгән. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге күргәзмә бөтен Татарстанны әйләнеп чыгачак.

ДОСААФ идарәсе рәисе Сергей Старостин без батырларны онытырга тиеш түгел, ди.

– СВОда күпме егетләребез батырлык кыла. Без алар белән горурланырга тиеш. Алар Ватаныбызны саклый. Егетләрнең һәр батырлыгы еллар двәамында сөйләнәчәк, тарихка кереп калчак. Безнең бурыч – әлеге вакыйгаларны һәркемгә җиткерү, – ди ул.

Татарстанның “Ветераннар союзы” оешмасы рәисе Александр Бородин исә, исә тантанада катнашкан яшь армиячеләргә җылы сүзләрен җиткерде.

– Сезнең алда ватанны ярату, саклау бурычы тора. Сез безнең киләчәк, – диде ул.

Россия Герое Рәсим Баксиков та яшьләргә үз киңәшен бирде.

– Ватанпәрвәрлек күңел хисе генә түгел. Сез хәзердән үк алыгызда торган зур бурычны аңларга тиеш. Илебезне яратып яшәргә кирәк, – ди ул. – Чит илләрнең йогынтысы бик зур. Алар сәясәткә дә, яшьләр тормышына килеп керде инде. Әмма без үзебез булып калырга тиеш. Киләчәктә нинди генә юл сайласагыз да, республикабыз өчен кирәкле шәхесләр булыгыз.

Чарага Ленинград камалышын үз күзләре белән күргән 89 яшьлек профессор Вильям Барабанов белән Валентина Тарасюк та килгән иде.

– Сугыш башланганда миңа 8 яшь иде. 22 июнь ял көне иде ул. Без дачада идек. Апам Ариадна белән мине Ленинградка алып килделәр. Әтием завота эшли, әнием хастаханәдә психиатр иде. Сентябрьдә блокада башланды. Авылларда яшәүчеләр шәһәргә килеп бетте.Безне гел бомбага тоттылар, – дип искә ала ул авыр елларны Вильям Барабанов. – Ачлык килде. Кешеләр атлап барган җирләреннән егылып үләрләр иде. Без ничек булдыра алабыз, шулай җылындык. Мичкә ни генә якмадык. Бер бүлмәгә җыелып, җиһазларны, ишекләрне ягар идек. Карточка белән ашадык. Тәүлегенә 125 грамм ипи бирерләр иде. Нәрсә ашап була, шуны ашадык. Үләсе килми бит! Дивардагы обойларны ябыштырган клейдан аш пешерер идек. Ул чакта бит аның составында крахмал белән он иде.

125 грамм ипи дә тараттылар очрашуда. Әнә шул чакларны искә алыр өчен шулай эшләгәннәр. Волонтер Хөрия Хәлитова сүзләренчә, ул ипи таратып әзрәк булса да, кеше күңелендә икмәккә хөрмәт, аның кадерен арттырасы килгән.

– Кич буе ипи эзләлдек. Кара булсын дидем. Аны 125 грам итеп кистем. Аның янына блокада ипиенең ни икәнен аңлатып язу куйдым, – ди ул. – Без тарихны онытмаска тиеш. Шөкер, яшьләр дә бу хакт белеп үсә. Безнең максат та шул – үткәннәрне оныттырмау.

Белешмә

  • 900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас – зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Камалыш чорында шәһәр 1 млн. чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала.

Фикер өстәү