Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләрне кар җыю һәм чыгару эшен тизләтергә кушты

Рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә коммуналь хезмәтләрне кар җыю һәм чыгару эшен көчәйтергә өндәде. Бу хакта ТР Раиса матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе шул исәптән квартал эчендәге, поселок һәм җәяүлеләр зоналарын чистартуга да игътибар итәргә тәкъдим итте. «Әлбәттә, күләмнәр зур, әмма бездән башка бу карны беркем дә җыештырмаячак. Бу көннәрдә шәһәр һәм районнарның барлык җитәкчеләре өчен бу беренче мәсьәлә», — дип ассызыклады ул.

«Җәмәгать транспорты, ашыгыч хезмәтләр машиналары үтә алсын, вакытында чүп чыгарылсын. Шулай ук сәүдә челтәрләрендщге ассортиментны да күзәтергә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Рәис кар яву нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан коммуналь оешмалар хезмәткәрләрен барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә һәм алар өчен кайнар туклану булдырырга кушты.


Фикер өстәү